Югары Симеттә мәктәп укучылары авыл фельдшеры эше белән таныштылар
Югары Симет мәдәният йорты китапханәсе хезмәткәрләре оештырган чарада авыл фельдшеры Зөлфия Мифтахова үз хезмәтенең нечкәлекләре белән бүлеште.
Ул балаларга үзенең эше турында сөйләде: төрле авыруларны профилактикалау, прививкалар һәм аларны ни өчен ясыйлар, амбулатор карталарны ничек дөрес тутырырга кирәклеген аңлатты.
Медицина инструментларын күрсәтте һәм аларның билгеләнеше турында сөйләде. Теләүчеләргә кан басымын үлчәделәр, гемоглобинны тикшерделәр.
Шулай ук балаларга "Ашыгыч ярдәм" чемоданында булган дару препаратларын күрсәтте. Коридорда стеналарда сәламәтлек турындагы плакатларны карадылар. Экскурсия тәмамлангач, укучылар медицина хезмәткәренә кызыклы һәм мавыктыргыч экскурсия өчен рәхмәт белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев