Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Югары Утар авылында яшәүче Альберт Ягафаровны 90 яше белән котладылар

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Курсабаш авыл җирлеге башлыгы Айзат Гыймадиев,»Игенче» җәмгыяте вәкилләре тәбрикләде.

  Ягафаров Альберт Камил улы 1935 елның 29 мартында Чуриле районы Югары Утар авылында колхозчы гаиләсендә 5 нче бала булып дөньяга килә. Авыл балалар бакчасына йөргән, аннары авылда  4 класс башлангыч белем алган, кичке урта мәктәпне, 3 ел армия хезмәтен үтәп кайткач, укып бетергән. 14 яшьләрдә ат җигеп колхоз эшенә чыга. Армия яшенә кадәр, колхозда ат җигеп, төрле эштә эшли, җир сукалый, йөк төяүче була. 1954  елда армия хезмәтенә алына. Демобилизацияләнгәннән соң, 1957 елда тимер  юлга кондуктор булып урнаша (поездларның тормозларын тикшерә).

 1959 елда Кизель шәһәренә шахтага эшкә китә, анда 6 ел эшли. 1961 елда гаилә кора. 1965 елда туган авылында йорт салып гаиләсе белән күченә. 1965 елдан "Победа" колхозында тегермәнче булып эшли. Лаеклы ялга чыккач та, ул вакытта инде “Маяк” колхозында, җитәкчеләр чакыруы буенча эшен дәвам итә. Бүгенге көндә Альберт абый кызы Гөлнара һәм кияве Илнар тәрбиясендә гомер итә, 2 оныгы  бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев