Югары Утар балалар интернат- йортында тәрбияләнүчеләр өчен Яңа ел тамашасы узды
Бәйрәм саф һавда Кыш бабайлар, Кар кызлары һәм әкият геройлары парады белән башланып китте.
Бәйрәм тамаша залында дәвам итте. Спектакльнең башыннан ук әкият геройлары балаларны тылсымлы әкият дөньясына җәлеп итте. Тамашадан соң балалар Кыш бабайга һәм Кар Кызына шигырьләр укыдылар, җырладылар, биеделәр, персонажлар белән фотога төштеләр, яңа ел бүләкләре алдылар. Балаларның шатлыклары белән уртаклашырга район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, инвалидлар җәмгыяте вәкилләре, Саба районы опека оешмасы җитәкчесе Резеда Фазылова һәм Казан шәһәреннән килгән хәйриячеләр килгән иде Алар балаларны Кыш бабай күчтәнәчләре белән сөендерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев