Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юллар эше профессоры: Илдар Минһаҗев

Синең шәхесләрең, Саба!

Бу  көннәрдә якташыбыз Илдар Галәветдин улы Минһаҗев үзенең 60  яшьлек юбилеен билгеләп  үтте.

Ул 1965 елның 6 гыйнварында Байлар Сабасында зыялы гаиләдә дөньяга   килгән. Өлкәннәр  күбрәк аның Каз.Бигәнәй  авылында туган,  райфо, башкарма  комитетның финанс бүлеге мөдире булып  эшләгән  әтисен яхшы хәтерли. Хезмәтенә  бик җаваплы карашлы, принципиаль, финанс  контролен тиешле  югарылыкта тотучы  җитәкче була ул. Бөек  Ватан сугышында катнаша, Берлинга кадәр барып  җитә. “Германияне  җиңгән  өчен”, “Кавказ оборонасы  өчен” медальләре белән   бүләкләнә.  Тормыш  иптәше Рабига ханым белән дүрт бала  үстерәләр.

Улы Илдарның Сабада урта белем алганнан  соң тормышы юлы исә республикабыз башкаласы белән бәйле. Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый. Армия сафларында хәрби бурычын  үти. Хезмәт юлын Сабада һәм тышкы  икътисадый элемтәләр министрлыгының  республика  вәкаләтле  вәкиле идарәсендә белгеч буларак башлый.  Аннары Татпростройбанк филиалы идарәчесе,  Федераль  казначылыкның республика  идарәсе җитәкчесе  урынбасары  вазифаларын башкара. 2013  елдан Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы Илдар Галәветдин улы Минһаҗев «Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе»н (“ВолгоВятскуправтодор”) җитәкли. Ул Идел буе федераль округының транспорт инфраструктурасын үстерүгә зур өлеш кертте. Татарстан, Чувашия, Марий Эл Республикалары һәм Ульяновск өлкәсе территориясендә мөһим инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруга ярдәм итте.

Илдар Галәветдин улының карьерасында абыйларының  йогынтысы нык  сизелә. “Әтиләр  мине үзләре  янында  калдырырга теләгәннәр  иде. Гаилә зур, мин арада иң  кечесе. Чыннан да, армиядән  соң  Сабада банк  системасында  эшләдем, хуҗалыкларга   хезмәт   күрсәттек, финанс тикшерүләре  үткәрдек.  Барлык колхоз, оешма-предприятие җитәкчеләрен   яхшы белә  идем.  Шулай да абыйларымны тыңладым. Казанга кил, үзеңне күрсәт, диделәр. Олы абыем Билал, (ул КАИның кафедра профессоры), белән яшь аермасы 17 ел булганлыктан, хезмәткә караш  формалаштыруда аның тәрбиясе  зур роль  уйнады.  Республика  финанс  министры булып  эшләгән уртанчы Рафаэль абыемнан да күпкә  өйрәндем. Таләпчән, кырыс  җитәкче   иде. Нәкъ  ул миңа икътисадчы  һөнәрен  сайларга өңдәде. Әмма кайда  гына  эшләсәм дә, Сабадагы беренче хезмәт  урынындагы  алган белемне, этик нормаларны беркайчан  да онытмыйм. Апам Флера “Газпром”да икътисадчы  иде. Ул – безнең гаилә традицияләрен саклаучы.  Аның  күңел  сандыгында  әниебез  мәрхәмәтлелеге һәм әтиебез зирәклеге тупланган. Әти-әниемә дә зур рәхмәтлемен. Әнием укытучы, Саба интернатында тәрбияче   иде. Балаларны бик  яратты”, – дип  искә  ул  гомер  елларын.

Ә хезмәт казанышларына  кил­гәндә... “ВолгоВятскуправтодор”  ва­­зифасында нинди проектлар  аеру­ча әһәмиятле?” дигән соравыбызга  ул болай дип  җавап бирде: “2018 елда Казаннан Яр Чаллыга кадәр М-7 «Волга» трассасын реконструкцияләү төгәлләнде. Федераль юл төзүчеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә I техник категорияле дүрт полосалы заманча юл барлыкка килде. 2022 елда Казан-Оренбург-Акбулак трассасыннан Казан  халыкара аэропортына  керү юлы  файдалануга тапшырылды,  Чуваш Республикасында М-7 автомобиль трассасаның Чабаксарны урап  узу юлын реконструкцияләү  вакытыннан  алда тәмамланды.   Соңгы  ике  елда 81  километр  озынлыгында һәм  составында 10  күпер, төрле  дәрәҗәдәге 11 юлүткәргече, 5 юл  киселеше булган IБ категорияле  трасса төзелә. Урап  узу юлы  киләчәктә Казан-Екатеринбург-Төмән тиз  йөрешле  маршруты  составына  кертеләчәк. Юлларның югары транспорт-эксплуатация торышын тәэмин итү  өчен «Волго-Вятскуправтодор» җитәкчесе яңа технологияләр һәм  сыйфатлы  материаллар  куллануга  зур игътибар  бирә. Superpave – шул  яңа технологияләрнең берсе”.

Илдар Галәветдинович,  кеше тормышында мәктәп, дуслары, аның даирәсе зур роль  уйный. Сезнең өчен алар  кемнәр?

–Беренче  чиратта  укытучыларым. Саба мәктәбендә һәр баланың  сәләтен күреп, үстерә белүче менә дигән педагоглар белем бирде.   Бишенче  сыйныфтан  баскетбол белән  мавыктым. Физкультура  укытучысы  Рәшид  абый  Кәримов оештырган  команда ярышларда  алдынгы  урыннар  ала  иде. Чаңгы, волейбол  спортын  да  үз иттем. Укытучылар мине  чын кеше итеп тәрбияләделәр. Мәктәп  елларында   китапханәдәге барлык  китапларны  да  укып  чыктым  дисәм   ялгыш булмас. Валентин Пикуль, Александр Дюма, Валентин Катаев әсәрләрен  аеруча  ярата  идем. Хәзер вакыт дигәне бик җитми, ялмы-эш көнеме, буранмы-яңгырмы һәрвакыт  юлларда инде. Күбрәк  вакытлы  матбугат белән танышып  барам,  журналлар укыйм. Мин   дуслыкны  югары бәя­лим.  Якын  дусларым белән балалар бакчасында  ук танышмын. Байтак сыйныфташларым  медицина юнәлеше буенча  киттеләр. Барысы да  куйган  максатларына иреште.

Алар белән  даими аралашабыз, дуслыкның  кадерен беләбез.

Хезмәт планнарыгыз белән таныштырып  китегез  инде.

–Гамәлдәге һәм  яңа проектларны  мөмкин кадәр тизрәк тормышка ашырасы  килә.  “Волга- трассасының Яр Чаллыдан Башкортстан республикасы  чигенә кадәрге 96,5  километрлы  юлны реконструкцияләү проекты  төгәлләнү  стадиясендә. Эш 2025 елда башкарылачак. Шуннан  соң Татарстан  чикләрендәге М-7 трассасы тулысынча  4 полосалы булачак.  

-Илдар Галәветдинович,  сез гаиләдә  нинди кеше, традицияләр  кемнәргә тапшырыла? 

–Тормышым иптәшем Лилия бе­лән нәсел гореф-гадәтләрен уллырыбыз Ринат белән Әмиргә тапшырдык. Алар  актив рәвештә  спорт белән шөгыльләнә. Шулай ук әдәбият-сәнгать яңалыклары белән максималь дәрәҗәдә танышсыннар өчен тырышабыз. Йортыбызда  бай гына   китапханә  булдырдык һәм киштәләр даими  яңартылып тора. Сүз дә юк, тәрбия  мәсьәләләре белән беренче  чиратта Лилия шөгыльләнә, аңа бик рәхмәтлемен. Бары тик аның гаиләгә нык  игътибарлылыгы  нәтиҗәсендә генә  мин  эшкә  күбрәк  вакытымны багышлый  алам.

Сабалылар аның алга таба да  югары биеклекләргә ирешүен, план­нарының тормышка ашыруын, озын, гомер, сәламәтлек  тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев