Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Юлларда кеше гомере аларның һөнәри осталыгына бәйле

Сабада авария - коткаручылар ярышлары үткәрелде

Узган атнада районыбызда “Автомобиль транспортындагы аварияләр нәтиҗәләрен бетергәндә авария -коткару эшләрен уздыру буенча Татарстан Республикасы  гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  «Иң яхшы командасы" исеменә беренче этап  ярышлар  узды. Анда республиканың иң көчле җиде командасы  һөнәри осталыкта сынашты.

Ярышларны баш хөкемдар  – Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика Баш идарәсе янгын сүндерүне оештыру һәм һәлакәттән коткару эшләрен башкару идарәсе башлыгы, эчке эшләр полковнигы  Марат Гомәров ачты.

“Иң элек Саба районы җи­­тәкчелегенә әлеге чараны оештыруга ярдәм иткәннәре өчен зур рәх­мәтемне белдерәм. Статистика күрсәткәнчә, Россиядә, шул исәптән Татарстан Республикасында 2024 ел белән чагыштырганда юл-транспорт һә­лакәтләренең кимүе күзәтелә. Әмма шул ук вакытта  юл фаҗигаләренең авыр, кискен оч­раклары арта. Кызганычка кар­­шы, 2025 елда Татарстанда юл-тран­с­порт вакыйгаларында һәлак булучыларның саны тагын да үсте. Бу күренешләр  үзен­нән үзе  безнең хезмәткәрләрдән һөнәри осталык­ны арттыру,   юл  һәлакәтләре нә­ти­җәсендә зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен яхшырту, белемнәрне тагын да камилләштерүне  һәм тиз арада тиешле ярдәм күрсәтүне  таләп итә. Бүген биредә җиңгән команда Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе федераль округы идарәләре арасында юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләрен уздыру ярышларында республика  данын  яклаячак”, – диде Марат Гомәров.

Республиканың янгынга каршы хезмәт бүлекчәләренең  иң көчле командаларын район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов сәламләп, әлеге ярышларның актуальлеген билгеләп үтте. 

“Юлларда кешеләрнең гомерләрен саклап калу  көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Бүген яхшы   сыйфатлы  юллар төзелә,  югары тизлекле  автомобильләр арта.  Бу  безнең районда да  шулай. Район буенча  статистикага  күз салсак,  2023-2024 елларда районыбызда юл һәлакәтләрендә вафат булучылар  теркәлмәде. Кызганыч,  2025 елда – биш, 2026 ел башында ук бер көндә ике үлем  очрагы  теркәлде.  Юллар тигез булган саен машиналарның тизлеге арта.  Мин сезгә сайлаган һөнәрегезгә тугрылыгыгыз һәм мәхәббәтегез  өчен рәхмәтемне белдерәм. Сез  киләчәк буынга да үз үрнәгегездә   матур һөнәри юнәлеш бирәсез”, – диде Марат Кәримов. 

  “Кәеф”  яшьләр үзәге янында узган ярышларда 129нчы янгын  часте данын Артур Гаянов, Фәнил Зыятдинов, Әдис Галимов,  Артур Хошвагтов кебек батыр егетләрдән торган команда яклады.  

Ярышлар тәртибе  буенча һәр командага юл-транспорт һәлакәтенә эләккән машинадан зыян күрүчеләрне тиз, дөрес эвакуацияләүгә һәм табибка кадәр беренче ярдәм күрсәтергә  туры килде.  Әлеге  куркыныч юл-транспорт  вакыйгасының бу очракта шартлы рәвештә генә икәнлеген аңлаган хәлдә дә моны  кабул  итүе кыен иде. Чөнки һәр минутның кадерле булуы һәм бәлага таручының гомере нәкъ менә коткаручыларның һөнәри осталыгына, җитезлегенә бәйле икәнлеген ярыш ачык күрсәтте.  Коткаручыларның хәрәкәтләренә күзләр иярмәде, автомобиль транспортындагы авария нәтиҗәләрен бетерү буенча бөтен алгоритмны башкардылар. Иң элек автомобиль хәрәкәтен чикләү өчен көпчәкләре астына тормоз "башмаклары" куюдан башлап, шартлы янгынны сүндерүдән, махсус приборлар ярдәмендә  машинаның ишекләрен кисеп, тәрәзәләрен ватып  зыян күрүчеләрне  транспорттан чыгаруга һәм беренче медицина ярдәме күрсәтүгә кадәр  булган процессны үтәделәр.  Моның өчен никадәр һөнәри осталык, батырлык, көч кирәклеген егетләр үз мисалларында ачык күрсәттеләр.    

“Мин 2016 елдан 129нчы Саба янгын частендә эшлим. Бу эшкә аңлап, теләп килдем. Елдан-ел яңа үзгәрешләр керә. Юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү күнекмәләрен камилләштерү буенча даими укулар үткәрелә. Ел саен квалификацияне күтәрү  буенча да  махсус өйрәнүләр үтәбез.  Һәркем үз эшен яхшы белергә тиеш. Безнең хезмәттә бу аеруча җаваплы: чөнки кешеләрнең гомере белән бәйле.  Шуңа хезмәтеңне җиренә җиткереп үтәргә тиешсең. Планлы чаралар беренче чиратта үзеңнең һөнәри осталыгыңны камилләштерү, тәҗ­рибә уртаклашу һәм авария-коткару инструментлары белән эшләү күнекмәләрен арттыру мөмкинлеге ул. Бүгенге ярышлар уку-практик чара  буларак үткәрелсә, кызганыч,  хез­мәтебездә дә мондый хәлләр белән очрашырга туры килә.  Монда бөтенесен төгәл һәм бердәм рәвештә башкарырга кирәк ”, – ди янгыннан коткаручы  Артур Гаянов.

Ярышлар нәтиҗәләренә кил­гәндә, Казан шәһәренең 2нче янгын-коткару бүлеге (7ПСО) иң яхшы күрсәткечләргә иреште.  Яр Чаллы шәһәренең 72нче янгын бүлеге (15 ПСО) –2нче, Яшел Үзән шәһәренең  53нче янгын-коткару бүлеге (8ПСО) командасы 3нче урынны яулады. Җиңүче команда Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика  Баш идарәсе төбәк этабында чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев