Юлларда сак булыгыз...
Юлларда автомобиль саны арткан саен, юл-транспорт фаҗигаләре дә чыгып тора. Балаларга кече яшьтән кисәтү-аңлату эшен алып бару бик әһәмиятле. Сыйныф җитәкчеләре дәресләрдән соң балаларны озатканда көн саен юл йөрү кагыйдәләре турында искәртәләр.
Лицеебызда бу юнәлештә эшчәнлек белән озак еллар ЮИД – яшь юл инспекторлары отряды эшли. Бугенге көндә ул 2-9 сыйныфлардан 24 укучыны берләштерә. Аларның төп вазыйфалары: укучыларга юл йөрү кагыйдәләрен аңлату, профилактика эшен алып бару, ярыш һәм конкурсларда катнашу, җәяүлеләр һәм велосипедчылар белән эшләү.
Уку елы башында отрядның эш планы төзелә, юл йөрү кагыйдәләре почмагы яңартыла.
2022-23 уку елында отряд җитәкчесе буларак, мин Мәгариф министрлыгы оештырган Бөтенроссия конкурсында “Иң яхшы юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүче педагог” исеменә лаек булдым, финалга чыктым. Шулай ук уку елында юл йөрү кагыйдәләре буенча эшчәнлек нәтиҗәләре буенча Шәмәрдән лицее районда 2 урынга лаек булды.
2023-24 уку елы башында Нократ Аланы куппрофильлле юл йөрү кагыйдәләре буенча узган регионара турнирда ЮИД отряды 2 урын яулады.
Укучыларның көзге каникуллары алдыннан ЮИД отряды башлангыч сыйныф укучылары белән “Юл-транспорт кагыйдәләрен бозмыйбыз” темасына әңгәмәләр үткәрделәр, укучыларга истәлек бүләкләре өләштеләр.
Юллар кешеләрне очраштыручы да, бер-берсеннән ерагайтучы да. Әмма ялгышларны гына гафу итми, берәүне дә аямый. Юлда йөргәндә һәркем игътибарлы булырга һәм юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш.
Элмира Гәрәева,
Шәмәрдән лицее
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев