Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Изге Болгар җыенында сабалылар да катнашты (фоторепортаж)

Быел Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүенә 1102 ел тулуга багышланган «Изге Болгар җыены» чарасы 20 меңнән артык кунакны җыйды.

Болгар җыенын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, беренче президентыбыз Минтимер Шәймиев, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Митрополит Кирилл катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов ата-бабаларга ихтирам күрсәтү әһәмиятен әйтте. «Без ата-бабаларның хәтерен саклыйбыз, яшьләрнең дә саклавын телибез», - диде.

«Сезне чын күңелдән Изге Болгар җирендә сәламлим. Һәммәбезгә исәнлек- саулык, укыган догалар, намазларны Аллаһ кабул итсен. Илебез гөрләп торсын, республика алга барсын, хәерле эшләр булсын! Шушы бәйрәмгә килгәнегез өчен рәхмәт!» - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе.

Чыгышлар концерт программасы белән алышынды. Анда мөнәҗәтләр, борынгы татар җырлары башкарылды.Аннан соң рәсми затлар һәм барча мөэмин-мөселманнар, күмәкләшеп, Җәмигъ мәйданында өйлә намазын укыды.

Алга таба Татарстан Республикасы Диния нәзарәте Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында өч гаиләгә хаҗга юлламалар уйнатты.

 Болгарга Саба районыннан 40 кеше сыйдырышлы ике  автобуста зур делегация катнашты. Райондашларыбыз арасында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә гуманитар ярдәм әзерләүчеләр дә, дин әһелләре дә бар иде.Сәфәр кылучылар әлеге мөмкинлек өчен район хакимиятенә бик рәхмәтле булуларын белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев