Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Кагыйдәләрнең үтәлүе – иминлегебез өчен

Агымдагы елның транспорт чараларын йөртүчеләр өчен зур уяулык соралган беренче өч ае узып та китте. Шушы чорда юллардагы хәрәкәтне контрольдә тоту буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм коммуналь башка хезмәтләр ничек эш­ләде, нинди чаралар күрелде?

Агымдагы елның транспорт чараларын  йөртүчеләр өчен зур  уяулык соралган беренче өч ае узып та китте. Шушы чорда юллардагы хәрәкәтне контрольдә тоту буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм коммуналь башка  хезмәтләр ничек эш­ләде, нинди  чаралар   күрелде? Саба  муниципаль районының юл хәрәкәте  иминлеге буенча  комис­сия рәисе, башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов белән әңгәмәбез шул хакта.

–Марат Рашатович, агымдагы елның өч аенда район юлларындагы вәзгыятьнең торышы белән таныштырып   китсәгез  иде. 

–Өч айлык анализ   күрсәткәнчә, район территориясендә 3 юл-транс­порт вакыйгасы теркәлде, аларда бер  кешенең гомере өзелде, 3 кеше тән җәрәхәтләре  алды. Аварияләр һәм яраланучылар  саны чагыштыру  чорына карата артты. Узган елның I кварталында район юлларында кеше үлеменә китергән авария теркәлмәгән иде. Димәк, тынычлану турында сүз була алмый. Бу хакта тизлекне үлчәүче фото-радар комплексы күрсәткечләре дә сөйли. Прибор былтыргы белән  чагыштырганда юл  хәрәкәте  кагыйдәләрен үтәмәүнең 516га  күбрәк очрагын ачыклаган. Үзләрен һәм башкаларны  куркыныч астына куеп, каршыга  килүче  автомобильләр өчен билгеләнгән полосага чыгучылар саны да кимемәгән. Исерек хәлдә руль  артына утырган өчен 17 йөртүче административ җаваплылыкка тартылган, суд карары нигезендә 15 йөртүченең транс­порт  чаралары белән  идарә  итү таныклыгы  алынган.  Анализ спиртлы эчемлек кулланып автомобиль  йөртүчеләрне  ачыклауга игътибарны нык арттыру  кирәклеге турында сөйли.

–Быелгы кышта юлларны тиешле норматив хәлдә тоту максатында нинди чаралар күрелде?

– “Татавтодор”ның Саба филиалы, Саба һәм Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиеләре үз бурычларын  үтәде. Аларда юллар­га сибү өчен 11750 тонна ком, 470 тонна техник тоз катнашмасы әзерләнде һәм төбәк дәрәҗәсендәге юлларның, урамнарның торышына карап  кулланылды. Шулай ук авылларда юлларны кардан чистартуда авыл хуҗалыгы предприятиеләре техникасы да эшләде. Узган сезонда урам-юл  челтәрен төзекләндерү буенча үзара салымга да күп эш башкарылды. Һәркем үз җирлеген тагын да матуррак һәм төзегрәк итү турында кайгырта. Үзара  салым җыйнауда катнашучыларга  шуны  аңлаганнары өчен  зур рәхмәт белдерәм.  Быел төбәк программасы  кысаларында кайбер  авылларда юлларга  вак таш  салу кына түгел,  асфальт та түшәү  күздә тотыла.

–Юлларның иминлеген тәэмин итүдә быел нинди эшләр башкарылачак.

–Аварияләрне булдырмауда 2019­ - 2029 елларга  Саба муниципаль районының  транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерү программасы гамәлгә  ашырыла. Ул  торак пунктларда “Йорт-мәктәп-йорт” маршруты буенча йөрүче автобусларның иминлеген тәэмин итү өчен күреләчәк чаралар да үз эченә ала. Быел Байлар Сабасының  Тукай-Объездная, Тукай–Муса Җәлил, Объездная – З. Йосыпов, Мәк­тәп–Муса Җәлил урамнары чат­ларында барысы 4 светофор комплексын яңартуга муниципаль юл  фондыннан   акча тотылачак. Авыллар  араларында, төбәк  юлларында да шактый  ремонт эшләре  каралган. Федераль программа буенча  Сабаның  үзәк  урамнары  2025-2026 елларда яңа технология  нигезендә “RAU-8” маркалы асфальт белән   яңартылачак. 2026 елда шул  программа  кысаларында Урта  Саба  урамнары ремонтлануы да  халыкны   сөендерер дип  ышанабыз.

–Транспорт хуҗаларына  те­ләк­ләрегез.

 –Күрелгән чаралар барлык төр техниканың хәвефсез хәрәкәте, кешеләрнең иминлеге  өчен. Юлларны төзекләндерү уңай яктан бәяләнсә дә, машина  йөртүчеләрнең бер сәбәпсезгә ашыгулары аркасында юл-транспорт  вакыйгалары  саны  арта баруы  күзәтелә.Транспорт хуҗаларыннан юлда тизлек режимын саклауларын,   каршыга килүче автомобильләр полосасына  чыкмауларын, гомумән, юл хәрәкәте  кагыйдәләрен төгәл  үтәүләрен сораридем.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев