Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мөфти Сәмигуллин Татарстан халкын Изге Болгар җыенына чакырды

Изге чарада районыбыздан 80ләп кешедән торган зур делегация баруы көтелә

Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарны «Изге Болгар җыены»нда катнашырга чакырды

Камил хәзрәт Сәмигуллин фото Салават Камалетдинов

Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарны 21 майда узачак «Изге Болгар җыены»нда катнашырга чакырды.

«Берничә көннән Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 еллыкка багышланган бәйрәм чаралары узачак. Без 21 майда мөмкин булганча «Изге Болгар җыены»нда катнашырга тиеш. Тарихи вакыйгадан читтә калмыйк, чөнки бу безнең тарихыбыз», - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин өйлә намазыннан соң «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, Ислам – Россия территориясендә тарихи яктан беренче кабул ителгән дин. Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине рәсми рәвештә 922 елда кабул ителгән. Православие дине тарихы Россиядә 988 елдан башлана.

«Ислам дине кабул ителгән көнне бәйрәм итү татарларга гына түгел, Россиядә яшәүче бөтен мөселманнарга кагыла», - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kamil-xazrat-samigullin-moselmannarny-izge-bolgar-yenynda-katnasyrga-cakyrdy-5854549

  Җыенда Диния Нәзарәте тәүге тапкыр гаилә парлары арасында хаҗга 3 юллама уйната (һәр юллама 2 шәр кешелек). Төп шарт — Изге Болгар җыенына хәләл җефетең (ирең/хатының) белән килү һәм теркәлү урынында ЗАГС мөһере булган паспортыңны күрсәтү.

 Тәүбә кылу чарасы. Бу елдан җәмәгать белән тәүбә кылу Изге Болгар җыенының төп чарасына әйләнәчәк. Тәлгать хәзрәт Таҗетдин нигез салган бу күркәм гадәт бик күпләрне үзенә җәлеп итә: “Тәүбә” чарасына Татарстан Нәзарәте һәм Россиянең Үзәк  мөселманнары Диния нәзарәтенең барлык имамнары  һәм башка кунаклар җыелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев