Картларда “очты” пилотлар
Узган ялларда Байлар Сабасындагы «Аргамак» картодромында картинг буенча республика беренчелеге һәм чемпионаты үткәрелде
Узган ялларда Байлар Сабасындагы «Аргамак» картодромында картинг буенча республика беренчелеге һәм чемпионаты үткәрелде. Ярышларда Татарстанның 24 районыннан 177 спортчы көч сынашты. Картларны узышка әзерләүдә һәр пилотың үз механигы да килгән иде. Кыскасы, Байлар Сабасында ике көн дәвамында кечкенә спорт автомобильләре тавышлары яңгырап торды. Машиналар төрле маркада булган кебек, картлар да күп класслы ("Стриж", "Пилот", "125-А", "125-Б", "Восход","Honda GX-200", Honda GX-270). Ярышлардан соң алар үлчәнә һәм авырлыгы тиешледән артык булса, карт дисквалификацияләнә. Андый очраклар да булды. Иң әһәмиятлесе, берсе дә авария ясамады һәм пилотлар имгәнмәде.
Призерларны бүләкләүдә ТР автоспорт федерациясе картинг комитеты рәисе Николай Бондарев, спорт комиссарлары Владимир Мурыгин, Резеда Мортазина, ярышларның директоры, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов, баш судья Илгиз Насыйбуллин катнашты.
Ярышларда районыбыз картингчылары сынатмадылар. «Олимп» урта мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яхшы әзерлек күрсәтеп, призлы урыннарга ия булдылар. Республика беренчелегендә «125-А» классында Данис Насыйбуллин –1нче, Артур Гәрәев 3нче урыннарны алдылар. Данис Насыйбуллин «Пилот» классында да җиңүче булды. Татарстан Кубогында "ВОСХОД" классында Илнар Галимов –1нче, Динар Дәминов 2нче урынга чыкты.
Команда зачетында «Торнадо-1» командасы (Рәсим Йосыпҗанов, Данис Насыйбуллин, Рәмзил Йосыпҗанов) 1нче урынны яулады. «Торнадо-2» командасы (Фидан Шаһиев, Артур Гәрәев) 4нче нәтиҗә күрсәтте. Спортчыларыбызны ярышка тренер-укытучылар Илгиз Насыйбуллин, Рафил Исрафилов, механик Азат Йосыпов әзерләде.
Евгений Шафранов исемендәге “Автомобиль спортын үстерү үзәге” командасы (Роман Митягин, Виталий Авдеев, Эмиль Гафуров) пьдесталның 2нче баскычына күтәрелде. Яшь спортчыларның байтагы ярышка әти-әниләре белән килгән иде.
“Картодром менә дигән. Һәркем шулай ди. Гомумән, “Армагак – иң яхшы картодром. Инде өчен елыбызны спорт клубында шөгыльләнәбез. Улым “Пилот” классында быел да 3нче булды. Команда зачетында 2нче урынга чыктык, Без бик канәгать»,– диде Романның әнисе Романа Митягина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев