Казанда узган 12 нче Республикакүләм ифтарда райондашларыбыз да авыз ачты
Саваплы мәҗлестә район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова җитәкчелегендә 43 кешедән торган делегация катнашты.
Кичә Рамазан аеның 19 нчы көнендә, Казанда 12 нче Республикакүләм ифтар узды. Быел җәмәгать белән авыз ачу мәҗлесе Татарстанда изге айның икенче ункөнлегенә йомгак ясады.
Быелдан башлап илебездәге иң зур авыз ачу мәҗлесләренең берсе “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме химаясенә күчте һәм Россиянең ислам дөньясы илләре белән халыкара эшлекле элемтәләрне ныгыту бурычларын исәпкә алып уздырылды.
Республикакүләм ифтар 2021 елдан бирле “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә уза. Быел ифтарда 12 мең кеше катнашты. Авыз ачу мәҗлесенә чакырылган Татарстанның төрле почмакларыннан килгән дин кардәшләребез, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның якыннары, мохтаҗлар һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, эшмәкәрләр, төрле төбәкләрдән килгән кунаклар һәм рәсми затлар бар иде. Ифтарга Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды карамагындагы 200 кеше дә килде. Казанлылар өчен “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгенә барып кайту шәһәр яны поездлары белән махсус бушлай рейс ярдәмендә тормышка ашырылды.
Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм республикадагы төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, Казан һәм Татарстан Митрополиты Кирилл, Россия хаҗ миссиясе җитәкчесе Хизбулла Асуев һәм башкалар катнашты.
Ифтар башланыр алдыннан анда катнашучылар өчен мөселман товарлары тупланган хәләл-маркет әзерләнде. Ярминкәдән халык чәй, яулыклар, кул эшләре, ислемайлар, балалар китабы, Ураза бәйрәменә бүләкләр һ.б. алды.
Ахшам намазына 3 сәгать кала, көндезге сәгать өчтән (15:00) башлап ифтар кунаклары җыела башлады, фойедагы программа белән танышты. Кичке сәгать биштә (17:00) мәҗлесне рәсми рәвештә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ачып җибәрде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: бай мәдәни программа Россиядә игълан ителгән Гаилә елы, шулай ук Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында төзелгән иде. Дин кардәшләребезне сәламләгәннән соң, гаилә кыйммәтләренә багышланган вәгазьләр яңгырады. Алар, үз чиратында, танылган “Нәшидүл Ислам” төркеме чыгышлары һәм Татарстанның танылган башкаручылары мөнәҗәтләре белән чиратлашып барды. Ифтарга кунак булып килгән махсус хәрби операция ветераны Айнур Яһудин Татарстан мөселманнарына һәм Татарстан мөфтиятенә хәрби хәрәкәтләр барган җирдә хәрбиләргә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтте. Программада аерым игътибар - җәмәгать белән Фәләстыйн халкы, “Крокус сити холл”да зыян күрүчеләр һәм Ватаныбыз иминлеге өчен дога кылуга бирелде.
Республикакүләм ифтар кысаларында шулай ук Татарстан мөфтиятенең Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннары арасында иң матур бизәлештә ярышу буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Ахшам вакыты кергәч, азан әйтелде һәм мөселманнар “Казан Экспо”га кергәндә таратылган су белән авыз ачты. Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга ияреп Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергә ахшам намазын укыды.
Мәҗлес волонтерлар әзерләп куйган өстәлләр урнашкан башка павильонда үтте. Төп сый-нигъмәт пылау булды. Ифтар ризыклары уңайлы контейнерларга салынган иде: теләгән кеше, авыз ачу тәмамлангач, күчтәнәчләрне өйдәгеләренә алып китте.
Быел 12 нче Республикакүләм ифтарда катнашучыларның барысына да истәлеккә яңартылган “Казан басмасы” бүләк итеп бирелде.
Республикакүләм ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, ризык тарату һәм өстәлләрне җыештыруда ярдәм итү өчен 16 яшь һәм аннан өлкәнрәк 700 волонтер хезмәт күрсәтте.
Саваплы мәҗлестә район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова җитәкчелегендә 43 кешедән торган делегация катнашты. Үз транспорты белән баручылар да булды.
чыганак https://dumrt.ru/news/news/news_30446.html сайты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев