Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Керәнне авылы клубында мәктәп елларын искә алдылар

2023 ел-Укытучы һәм Остаз елы

11 ноябрь көнне Керәнне авыл клубында  - "Кыңгыраулы мәктәп еллары" дип исемләнгән очрашу кичәсе узды. Мичән авыл китапханәсе белән берлектә оештырылган әлеге чарага төрле елларда Керәнне мәктәбен тәмамлаган укучылар hәм аларга  белем -тәрбия биргән укытучылар чакырылды. Мәктәпнең 100 еллык тарихын барлау матур җырлар, биюләр, укытучыларның хатирәләре, укучыларның истәлекләре белән үрелеп барды. 1978 елдан бирле күрешмәгән хезмәттәшләр  сөйләшеп туя алмадылар. Клубның фойесында укытучылар тормышына багышланган китаплардан хәм Керәнне мәктәбенә кагылышлы тарихи материаллардан күргәзмә куелды, тамашачыларга тәкъдим ителде. Иҗади якын килеп, тиешле югарылыкта оештырылган очрашудан барлык катнашучылар да бик кәнәгать калдылар.  Оештыручыларга бик күп рәхмәт сүзләре янгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев