Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Керәнне авылында яшәүче Фәнүзә Гыймадиева авылдашларына Аллаһ биргән мөмкинлек турында сөйләде

Мәдәният учакларында

  Яңа Мичән мәдәният йортында  "Аллаһ биргән мөмкинлек"-дигән исемдә очрашу узды. Керәнне авылында яшәүче Фәнүзә Гыймадиева авылдашларына  (аның улы махсус хәрби операциядә катнаша), быел үзе булып кайткан изге сәфәр - хаҗ гамәле турында сөйләде. Аллаһы Тәгаләнең бу бүләгенә рәхмәтле булуын, изге җирләрдә, нурлы мәчетләрдә ничек догалар кылуларын, Кәгъбәтулланы күргәч хисләр ташкыныннан күзләр яшьләнүен дулкынланып сөйләде. Мондый бәхетне һәр мөселманга татырга насыйп булсын иде дип теләде. Очрашуда  илебездә тынычлык, хәрби операциядә катнашкан сугышчыларыбызның исән-имин кайтуын теләп Коръән аятьләре укылды, күмәкләшеп дога кылынды. Очрашу ахырында барлык кунаклар татар халкының милли ризыклары белән чәй эчтеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев