Халыкка якын хакимият
Соңгы елларда җирле үзидарәнең халык арасында абруе артты.
Айдар Хаҗиев участок вакәләтлесе Марат Гатин, башкарма комитет сәркатибе Энҗе Вафина белән агымдагы көндәлек хәл итәсе мәсьәләләрне планлаштыра.
Җирле әһәмияткә ия мәсьәләне хәл итүгә кагылышлы яисә шәхси соравы бар икән, кеше иң элек авыл Советына килә. Муниципалитетлар алдында үзе дә җаваплы булуны аңлый. Әйтик, Тимершык авыл җирлеге Советына быел I кварталда ике дистәдән артык мөрәҗәгать кергән. Төрле белешмәләр сораучыларның бетеп торганы да юк. “Дөрес, хәзер вәзгыять үзгәрде. Үзизоляция режимы кагылган кешеләргә өйдә булырга, сораулар туганда телефон аша элемтәгә чыгарга тәкъдим итәбез”,– дип башлады сүзен җирлек башлыгы Айдар Хаҗиев. Ул арада шуны раслап кесә телефоны да шалтырады. Мөрәҗәгать итүче авылда яшәгән әти-әнисенең йорт кишәрлегендә төзелеш алып барырга рөхсәт алу тәртибе белән кызыксына икән. Мондый очракларда шунда ук дөрес җавап бирү өчен җирлек башлыгына юрист та, җир белгече дә булырга кирәк. Башлык шалтыратучыга ничек эш итәргә кирәклеген гамәлдәге кануннарга нигезләп аңлатты, киңәшләрен бирде. Гомумән, җирлектә шәхси хуҗалыклар да, шулай ук подрядчы оешмалар да төзелешләрне күп алып бара. Йорт салырга теләүчеләр ихтыяҗын, күп балалы гаиләләр язган гаризаларны күздә тотып, өстәмә җир кишәрлекләре әзерләнгән, яңа барлыкка килгән урамнарга су кертү өчен проект эшләнә башлаган. “2020 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасыннан (80х20) файдаланып торак шартларын яхшыртырга теләүчеләрдән гаризалар алынып, мохтаж дип табылганнарның документлары ипотека бүлегенә тапшырылды. Дәүләт программасы авыл халкының тормыш дәрәҗәсен һәм эш белән тәэмин итү дәрәҗәсен арттыруга, авыл җирлегендә яшәү өчен уңайлы шартлар булдыруга юнәлдерелгән. Аренда торагы төзелеше дә дәвам итә. Былтыр хуҗаларына тапшырылган 4 йортта инде яшиләр, быел берәү сафка басып килә һәм тагын 2 йортка заявка бирелгән. Көнкүреш шартларын яхшыртып, яңа йортларга су кертүдән тыш, Тимершыкта Комсомол, Габбас урамнарындагы суүткәргечләрне дә алыштырасы бар. Бәлки бы ел ук булыр, барысы да илдәге вәзгыять белән бәйле”, –ди башлык. Үзизоляция режимы җирлектәге 30 шәхси предприятиене, 25 үзмәшгульне кыен хәлгә куйса да, туктатып булмый торган җитештерү, техникасы белән бакча эшләренә йөрүчеләр, гаилә фермалары хезмәте, шәхси хуҗалыклардан сөт җыю дәвам итә. Күпләр гаилә бюджетын үз куллануыннан арткан продукцияне сатып тулыландыра бит. Район кулланучылар җәмгыяте һәм Фәннур Хурамшин үзләрендә теркәлгән сөт тапшыручыларга дәүләт билгеләгән субсидияне түли башлавы да тимершыклыларның керемнәрен арттырган. Җирлек башлыгы сөт җыйнаучылар Рамил Харисов белән Наил Вәгыйзовның да кооператив оештыру өчен документлар әзерләве, шул ук вакытта хуҗалыкларда сыерлар санын арттыруга ирешү кирәклеге турында да әйтте. Шәхси хуҗалыкларның кәҗә асрауга күчүе күзәтелгән, сарыклар саны да арткан.
Җирлек биләмәсенә кергән авылларның бүгенге тормышы белән танышканда Мишә елгасы аша күпер салучылар янына да тукталдык. Кызыл Мишәгә керү юлындагы төзелеш төбәк дәрәҗәсендәге объект булып санала.
“Базовый проект” җәмгыяте 32 миллион сумлык күперне июль азагына файдалануга тапшырачак. “Казан төзелеш оешмасы авыл эчендәге инеш аша да, спонсорлык ярдәме күрсәтеп, күпер салырга ышандырды, инде торбаларын китереп тә куйды. Моннан тыш Мичәнгә таба бару юлындагы күперне дә реконструкцияләү планлаштырыла, төзүчеләр 1 майга килергә тиешләр”,–диде Айдар Хаҗиев.
Әңгәмә барышында 18 апрельнең Һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне икәнлеген дә искә алдык. Быел 9 Майны парад яки халык җыены рәвешендә үткәрү күздә тотылмый. Төп чара районнарда һәйкәлләргә һәм мемориалларга чәчәкләр салу булачак. Шул уңайдан Миңгәрдә сугышта һәлак булганнар истәлеген яңартучы һәйкәл тәртипкә китерелгән. Тимершыкта 2018 елда авыл җирлеге бюджетына, Кызыл Мишәдә эшмәкәрләр Рафил һәм Марсель Вәлимөхәммәтовлар булышлыгы белән төзелгән һәйкәлләр дә тантанага әзер. Сугышта 42 кешесен югалткан Сабай авылында гына каһарманнарның истәлеген мәңгеләштерү турындагы уйтеләкләр моңарчы тормышка ашырылмый калган. Көектә дә кайчандыр булган һәйкәл кабат торгызылмаган. Җирлек башлыгы мәсьәләнең мөһимлеген аңлап Татарстан Югары Советы депутаты Марат Галиевка да хат язган. Бәлки киләчәктә әлеге авыллардан яуга китеп, Ватан азатлыгы хакына башын салганнарның да исемнәрен мәрмәр ташларда күрербез. Бу – күпне күргән буыннар әманәте. Үткәнен онытканның киләчәге юк, ди халык. Авылларның тарихи хатирәләрне сакларга, мәңгеләштерергә һәм буыннан-буынга күчерергә кирәк. Шул максаттан Тимершык авылы, аның кешеләре турында китап язу эше башланып киткән, материаллар туплана. Хезмәтне төзү вазифасына ветеран укытучы Зәнфирә ханым Нуруллина алынган. “Әлеге китапны чыгаруның иганәчеләре дә табыласына ышанып торыйк. Халык белән тату, аңлашып эшлибез, бәйрәмнәр, төрле чаралар үткәргәндә эшмәкәрләребез һәрдаим спонсорлык ярдәме күрсәтә. Аларга рәхмәттән башка сүз юк”,– дип әңгәмәгә нокта куя Айдар Хаҗиев. Ә тормыш дәвам итә.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев