Саба районы авыл хуҗалыгы оешма-предприятиеләре дә башкала халкына һәм кунакларына үзләренең киң ассортименттагы товарларын тәкъдим иттеләр.
Кыш бабайлы һәм Кар кызлы ярминкәдә сабалылар бәйрәм рухы, Яңа ел күтәренкелеге белән катнаштылар.Йомгаклау сәүдәсендә халык аеруча күп булды.
Товар да мулдан: чатырлардагы өстәлләрдә ит һәм ит продуктлары, яшелчәләр һәм бакча җимешләре, сөт һәм сөт ризыклары, бал һәм кондитер әйберләре өелеп торды.
Нет комментариев