Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Килдебәк урта мәктәбендә Белем бәйрәме узды

Килдебәк урта гомумбелем бирү мәктәбендә яңа уку елын тантаналы рәвештә ачып җибәрделәр.

   Белем көнен мәктәп елдагыча үзенең ишекләрен киң итеп ачып каршы алды. Бәйрәм чарасына район җитәкчелеге,  ата-аналар, мәктәпнең элекке укучылары, мәгариф эше ветераннары килгән иде. Быел Килдебәк мәктәбендә 6 авылдан һәм Байлар Сабасыннан 120 укучы ( шул исәптән 7 чит милләт вәкиле) укыячак, аларга 21 югары белемле педагог белем һәм тәрбия бирәчәк. 7 укучы мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керде. Беренчеләр килгән кунакларны шигырьләр сөйләп, мәктәп турында җырлар башкарып куандырды. Чыгарылыш сыйныф егет-кызлары да үзләренең алмашларына хәерле юл теләп, укучыларга һәм класс җитәкчеләре Әлфия Ризван кызы Әскәровага   символик белем ачкычы тапшырды. Яңа уку елы белән мәктәп коллективын район башлыгы исеменнән «Саба таңнары» газетасы мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов тәбрикләде, беренчеләргә портфельләр, шулай ук әтиләре махсус хәрби операциядә булган укучыларга махсус бүләкләр тапшырды. Район мәгариф бүлеге методисты Любовь Нәҗмиева тәбрикләү чыгышыннан соң беренче сыйныфка баручыларга Республика рәисе бүләкләрен- китаплар бүләк итте. Ул көнне белем дөньясына тәүге адымын ясаучыларга бүләк-күчтәнәчләр мулдан өләшенде. Балалар телефоннарына яңа «симка»лы да булдылар хәтта. Укучыларга изге теләләрен Килдебәк авыл җирлеге башлыгы, шул ук вакытта авылда имамлык вазыйфасын башкаручы Нияз Заһидуллин, ООО"Лукоз Саба" җитәкчесе Рәзил Гарипов, "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесенең Килдебәк, Туктар бригадалары җитәкчесе Илназ Әхмәтҗанов та җиткерде. Алар җәйге чорда хуҗалыкта хезмәт куйган укучыларга рәхмәт әйтеп, махсус алып килгән  бүләкләрен тапшырдылар. Мәктәп директоры Нияз Мәүлетов Яңа уку елының һәркем өчен уңышлы булуын, укучыларга төпле белем алып, имтиханнарны яхшы билгеләргә тапшырып, матур нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде.  Яңа уку елы башлануын хәбәр итеп яңгыраган кыңгыраудан соң укучылар классларга таралышты. Хәерле сәгатьтә булсын!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев