Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Килдебәк авыл китапханәчесе "Рәхмәт" иленә сәяхәт" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде

11 гыйнвар көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Рәхмәт" иленә сәяхәт" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. «Рәхмәт» сүзе балачактан һәркемгә мәгълүм. Балалар бу бәйрәмнең көнбатыш илләрдә БМО һәм ЮНЕСКО оешмалары инициативасы белән барлыкка килүе турында белделәр, ә аның максаты - планетада яшәүчеләргә әдәплелек, яхшы мөнәсәбәт һәм тирә-юньдәгеләргә игелекле гамәлләр өчен рәхмәт белдерү. Балалар төрле телләрдә «рәхмәт» сүзе ничек әйтелүен бик кызыксынып тыңладылар. Шулай ук төрле телләрдә "Рәхмәт" сүзе язылган, стенгазета да чыгарылды.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев