«Китапстан»да Сабалар да катнаша
«Китапстан» — башлангыч һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен оештырылучы җәйге китап марафоны. Марафон 1 июньдә башланып 31 августка кадәр дәвам итә.
Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасының китап укучылары Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оештырган «Китапстан» дип аталган масштаблы проектында катнаша. «Китапстан» — башлангыч һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен оештырылучы җәйге китап марафоны. Марафон 1 июньдә башланып 31 августка кадәр дәвам итә. «Китапстан» – китап укучыларга брошюра-юл күрсәткеч. Әлеге марафонда катнашучыларның һәрберсе җәй дәвамында үзләре теләгән китапны укып, юл күрсәткеч буенча хәрәкәт итеп, үзләренең китап укуда алган хис-кичерешләрен билгеләп бара. Уку белән параллель рәвештә төрле биремнәрне үтәргә тәкъдим ителә: «Китапны бер сүз белән тасвирла», «Әсәрдә булган өч предметның рәсемен яса», «Әсәрнең төп героеның рәсемен яса» һәм башкалар. Юл күрсәткеч өстәл уенына охшаш, анда бала гына түгел, ә бөтен гаилә дә катнаша ала. Китапханә хезмәткәрләре июнь аенда 200 китап укучыга «Китапстан» тапшырып, бүгенге көндә төрле чаралар белән әлеге проект актив эшләп килә.
Илсөяр Шакирҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев