Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Китапханәче сүзе» тапшыруында

Шәмәрдән балалар китапханәсе мөдире «Дулкын» телерадиокомпаниясендә «Китапханәче сүзе» тапшыруында чыгыш ясады.

 

   Шәмәрдән балалар китапханәсе мөдире Резеда Галиәкбәрова "Дулкын" телерадиокомпаниясендә "Китапханәче сүзе" тапшыруында чыгыш ясады. Радиочыгыш Шәмәрдәндђ туып үскән яшь шагыйрь, “Мишә дулкыннары” язучылар клубы әгъзасы Илнур Ибраһимов шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барылды. Тапшыру китапханә эшенә кыскача күзәтү ясау белән башланып китте. Аннан соң радиотыңлаучыларга, Россиядђ Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан, Шәмәрдән лицеенда укыткан ветеран укытучы Ђлфия Кәшипова  турында мәгълүмат бирелде.

Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр  елы кысасында, тапшыру Сабантуй бәйрәме хакында сөйләү белән дәвам итте.

“Яңа китап белән таныштыру” сәхифәсендә китапханә мөдире “Нәниләр китабы” энциклопедиясе турында сөйләде. Радиочыгыш “Шигъри тәлгәшләр” сәхифәсе белән дәвам итә бирде. Анда Илнур Ибраһимовның биографиясе сөйләнде һәм шигырьләре укылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев