Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Киттек Бауманга! Эскәмиягә утырып ял итәргә!

  Берничә ел элек Байлар Сабасының халык телендә “Бауман” дип йөртелүче җәяүлеләр урамыннан эскәмияләр юкка чыккач, халык бик борчылган иде. Күпсанлы мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып, әлеге эскәмияләр кабат урамда үз урыннарын алдылар.

Болары инде матуррак та, уңайлырак та, җайлы урыннарга да урнаштырылган. Күңел җылысын биреп башкарылган утыргычларны ясауны районыбызның төрле оешма, предприятие, шәхси эшмәкәрләре үз өстенә алып башкарып чыкты, аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Районыбыз халкы да, килгән кунаклар да эскәмияләрне максатчан файдалансын һәм алар урам бизәге булып озак хезмәт итсеннәр дигән текләктә калабыз.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев