Кояш та яктырак уйнады, безгә Иван Купала килде
8 июльдә Кырбаш авыл клубы мөдире Надеңда Черненко «Кояш та яктырак уйнады, безгә Иван Купала килде» дип исемләнгән чара үткәрде.
8 июльдә Кырбаш авыл клубы мөдире Надеңда Черненко «Кояш та яктырак уйнады, безгә Иван Купала килде» дип исемләнгән чара үткәрде. Максаты балаларны халык традицияләренә җәлеп итү иде.
Иван Купала – славян халыкларының иң серле һәм матур бәйрәмнәренең берсе. Аның асылы табигатьнең тулысынча чәчәк аткан, кояшның иң югары ноктасына күтәрелгән вакытына туры килә. Бәйрәм йолаларының күбесе ут, су һәм үләннәр белән бәйле. Әмма иң мавыктыргыч һәм көтелгәне – учак аша сикерү. Ул уен гына түгел, ә бәлки катлаулы йола гамәле.
Башта яшьләр, егетләр һәм кызлар пар-пар булып кулга-кул тотынышып сикергәннәр. Гаилә кормаган балалар читтә генә карап торган. Әби-бабайлар исә мондый куркыныч йолага алынмаган, алар учак тирәсендә догалар укып, гармун уйнап утырган. Парлылар учакка каршы басып, билгеләнгән сызыктан йөгереп килеп, югарыга сикергәннәр. Кулларны ычкындырырга ярамаган — бу гаилә ныклыгының символы булган.
Авыл клубы мөдире катнашучыларны бәйрәмнең гореф-гадәтләре белән таныштырды. Балалар белән рус халык уеннарын һәм ярышлар уздырды: табышмакларга җавап эзләделәр һәм учак аша зур канәгатьлек белән сикерделәр. Шулай ук балалар венок үрү буенча мастер-класста катнаштылар. Ахырда венокларны суга агыздылар. Барлык балалар да күп уңай кичерешләр һәм позитив алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев