Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Коллективлар чаңгыга басты

Узган якшәмбедә Лесхоз трас­сасында авыл хуҗалыгы пред­приятиеләре, бюджет оешмалары һәм авыл җирлекләре физкультура коллективлары арасында чаңгыда узышуда шәхси-команда беренчелеге үткәрелде.

  Ярышларда меңгә  якын  кеше  катнашты. Командалар  арасында “Игенче” җәмгыяте (авыл  хуҗалыгы), Мишә авыл  җирлеге (җирле  үзидарәләр) һәм “Сабагаз”  идарәсе  (сәнәгать предприятиеләре) җиңү  яулады. “Игенче”леләр ике  команда әзерләгән  иде, нәтиҗәдә “Игенче-2” дә 2нче  призер  булды. Шәхси  беренчелектә иң  яхшы нәтиҗәләрне Люзия Шәйхуллина, Фиргать Шәйхуллин (Олыяз), Руфинә Шәрифуллина( Мишә), Илдар Миңнегулов (Саба) Данил Ганиев,  Сабина Хәбирова (Сабагаз)  күрсәтте. Җитәкчеләр  арасында 1нче  урыннарны үз  яшьләре  төркемендә Фәрит Мөхәммәтшин (КФХ “Икшермә”), Алмаз Зарипов (“Игенче”),  Булат Мәүлетов, Азат Гатиятуллин, Алмаз Гарипов  (җирле   үзидарәләр), Фәргат  Сәүбәнов (“Туган як”),  Әскәр  Фатыйхов (“Мәртен”), Альмир Шәйхетдинов (Шәмәрдән МПП), Михаил Давыдов (ШЛПУМГ), Исхак Галиев (АкБарсбанк), Руслан Дәминов (Ресо), Гөлчәчәк Хуҗина (хисап палатасы), Фәридә Шәрәфиева (Саклык банкы)  алды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев