Көрәшкә чакырабыз
“Саба таңнары” газетасы призына ир-егетләр арасында шәхси-команда район чемпионаты үткәрелә
Күптәнге традиция буенча, 4 ноябрь, шимбә көнне Саба спорт комплексында “Саба таңнары” газетасы призына ир-егетләр арасында шәхси-команда район чемпионаты үткәреләчәк. Команда составы 12 кешедән тора. Шуларның берсе тренер һәм гомуми исәпкә керә торган 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100, 115, 130 һәм 130 килограммнан югары үлчәүләрдәге 11 көрәшче. Көрәшчеләрнең яшәү урыны Саба районында булуы шарт (паспорт буенча). Көндез укып белем алучы студентлар катнаша ала. Ярышларның нигезләмәсе белән таныштырабыз.
“Саба таңнары” газетасы призына һәм Татарстан Республикасы чемпионатына иң көчле көрәшчеләрне сайлап алу буенча ир-егетләр арасында шәхси – команда район чемпионатына милли көрәш ярышлары үткәрү турында
НИГЕЗЛӘМӘ
I.Максат һәм бурычлар
-халык арасында милли көрәшне популярлаштыру;
-районның ин көчле көрәшчеләрен һәм командаларын ачыклау;
- Татарстан Республикасы чемпионатына иң көчле көрәшчеләрне ачыклау һәм сайлап алу
-“Саба таңнары” газетасы призына ир-егетләр арасында татар-башкорт милли спорт көрәше буенча шәхси-команда район чемпионаты традиөиясен дәвам итү.
II.Үткәрү урыны һәм вакыты
Ярыш 2023 елның 4 ноябрендә Саба спорт-мәдәни үзәгендә үтәчәк (Школьная ур,31В)
Улчәү- 9.00-10.00 сәг. уткәрелә.
Командалар вәкилләренең һәм судьяларының киңәшмәсе 10.00-10.15 сәг.
Ярыш 10.20 сәг. башлана.
Ш.Ярышларга җитәкчелек итү
Ярышларга әзерлек һәм аны үткәрүгә гомуми җитәкчелек "Саба таңнары" газетасы редакциясе һәм район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан тормышка ашырыла. Турыдан-туры җитәкчелек итү яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан расланган судьялар коллегиясенә тапшырыла.
IV.Ярышта катнашучылар һәм үткәрү шартлары
Команда составы 12 кешедән тора. Шуларның берсе - тренер һәм гомуми исәпкә керә торган 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100, 115, 130 һәм 130 килограммнан югары авырлыклардагы 11 көрәшче.
Командага ике үлчәү авырлыгында парлашу рөхсәт ителә. Ярышлар гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә үткәрелә. Үткәрү системасы (ике яисә бер җиңелүдән соң ярыштан төшеп калу белән) көрәшчеләр санына бәйле булачак. Ярышларга авыл һәм шәһәр җирлекләре, оешма, учреждение командалары, шулай ук шәхси беренчелек өчен көрәшчеләр кертелә. Көрәшчеләрнең яшәү урыны районда булуы шарт (паспорт буенча). Көндез укып белем алучы студентлар катнаша ала. Көрәштә катнашучыларның яше - 16 яшь һәм аннан олырак булуы шарт.
Районның авыл һәм шәһәр җирлекләре командалары составына шушы җирлек биләмәсендә яшәүче һәм даими пропискасы булган яки әлеге авыл җирлегендә урнашкан оешмаларда (предприятиеләрдә, учреждениеләрдә) эшләүче, укучы көрәшчеләр кертелә. Аграр көллият командасына аерым команда куерга рөхсәт ителә. Әгәр көрәшче авыл җирлегендә урнашкан оешмаларда (предприятиеләрдә, учреждениеләрдә) эшләсә, үзе белән шушы оешма (учреждение) җитәкчесе раслаган хезмәт кенәгәсе күчермәсен алып килергә тиеш. Чит район көрәшчеләре ярышка кертелми.
Ярышларның баш һөкемдәре Закиров Делүс Ридаиль улы.
Ү.Шәхси-команда беренчелеген билгеләү
Шәхси урыннар ярышны үткәрү системасы нигезендә билгеләнә. Команда беренчелеге урыннар өчен җыелган иң аз сумма буенча ачыклана. Команда беренчелегенә иң яхшы 8 көрәшченең урыны алыначак.
VI. Бүләкләү
Үз үлчәү категорияләрендә I-II-III урыннарны алган көрәшчеләр истәлекле бүләкләр һәм "Саба таңнары" газетасы редакциясе, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге Грамоталары белән бүләкләнәләр. Беренче урынны алган командага диплом һәм акчалата буләк биреләчәк.
VII. Заявкалар
Табиб һәм оешма җитәкчесе тарафыннан расланган рәсми заявкалар, иминлек хезмәтен күрсәтү документы (страхование жизни и здоровья) ярышлар буласы көнне судьялар коллегиясенә тапшырыла.
Заявка формасы:
№ | Ф.И.О. (полностью) | Дата рождения | Паспортные данные (серия, номер, кем и когда выдан) | Домашний адрес по регистрации места жительства | Виза врача |
1 | Иванов Иван Иванович | 10.10.1990 | 92 10 100100, выдан ОВД Сабинского района 10.10.2010 | П.г.т. Б.Сабы, ул. З. Юсупова д.12 | Допущен/не допущен, Подпись, печать врача |
... |
|
|
|
|
|
Всего к соревнованию допущено___________участников.
Врач _____________________/___________________/
подпись и печать ФИО
Руководитель:_____________________/__________________/
подпись и печать ФИО
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев