Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Кубокны яулап алуга караганда саклап калу кыенрак...»

Хоккейчы кыз белән очрашачагымны белгәч, мин Алсуны бөтенләй башкача, спортчыларга хас зур гәүдәле, нык бәдәнле дип күзаллаган идем. Ә ул киресенчә, бәләкәй генә буйлы “кечкенә дә төш кенә” кыз булып чыкты.

Исеме: Алсу Фәрит кызы  Рәхимова

Туган көне: 25 декабрь 1997 ел

Туган урыны: Байлар Сабасы

Яшәү урыны: Санкт-Пе­тербург шәһәре

Уйный торган командасы: "Динамо-Нева" хатын-кызлар хоккей командасы  һөҗүмчесе

Буе: 150см, авыр­лы­гы: ­48­кг. ­

Тормыш девизы: үз мөмкинлекләреңне кулдан ычкындырмаска!

Сабаның "Тимерхан" ко­­­­­ман­дасы составында бе­­­ренче чыныгуларны ал­ган Алсу Рәхимова – бүген Санкт-Петербург шә­­һәре­нең "Динамо-Нева" хатын-кызлар командасы һөҗүмчесе. Рос­сиядә генә түгел, дөнья  күләмендә танылу алган  команда спортчысы булуга ирешкәнче  күпме көч түгәргә,  баскычлар узарга туры килгәнлеге аңлашыла. Спортның һәр тө­ре максатчаннарны, үҗәт­­­­ләрне, чыдамнарны ярата. Алсуның да  нәфис кенә гәүдәсенә күпме көч-куәт, корычтай ихтыяр¸ рух ныклыгы сыйганына сокланасың. "Әтием хоккей уйнарга ярата  иде. Ул мине 4 яшьтән тиме­раякка бастырды. Беренче сый­ныфта укыганда хоккей тү­гәрәгенә йөри башладым. Шул ук елны Лесхозда "Нарат" боз сарае ачылды. Укудан соң кичкә кадәр күнегүләрдә булдык. 11 яшькә кадәр мин Камил һәм Илнур Га­лимҗановлар тренерлык иткән “Тимерхан” командасында  уйнадым",­ – дип сөйли Алсу. Профессиональ спортка хәер-фатиха  биргән тренерларын ул зур хөрмәт белән искә ала,  ә  төп этәргечне аңа, әлбәттә, әтисе ясый.  Команда составында  Татарстанның күп төбәкләре белән танышырга өлгерә. 2006 елда Новосибирск шәһәрендә узган  спартакиада спортчы кыз хәтеренә беренче зур ярыш булып уелган. Кызлар командасы белән 4 тапкыр Татарстан чемпионы булуга ирешәләр. Алсу  6 сыйныфтан соң, 12 яшендә Түбән Новгородның "Скиф" командасы чакыруы буенча әлеге шәһәргә күченә. Анда спорт мәктәбендә укый һәм шул ук вакытта профессиональ хоккей командасында шөгыльләнә.

“Командада төр­ле яшьтәгеләр булсалар да,  тулай торакта минем кебек күп төбәкләрдән җыелган спортчылар  иде. Минем хоккей дип җан атуым өйне сагыну хисләреннән көчлерәк булгандыр. Сагыну миңа   бераз соңрак, 20 яшьләрдән соң гына килде.  Әни үзенең ничек  борчылганын берничә елдан соң гына әйтте. Миңа бервакытта да сиздергәне булмады. Аңа кыен икәнен күреп миңа да җиңел булмас иде. Мәктәпне тәмамлаганчы Түбән Новгород шәһәрендә яшәдем. 2013 елдан өч ел  Россиянең яшьләр җыелма командасы составында  уйнадым. Шул ук вакытта читтән торып  Казан аграр университетында белем алдым", – дип сөйли спортчы кыз. 

Команда 2014 елда чемпион кала,  2015 елда   Бөтендөнья чемпионатында  Россия тарихында   беренче тапкыр бронза медальгә лаек була. Алсу мәктәпне тәмам­лаганчы   "Скиф" командасында­  уй­­нап, 2015 елда  Ухта шә­һә­ренең  “Арктик-Университет” командасына күчә.  Өч елдан соң финанс мәсьәләләре сәбәпле,  әлеге команда Санкт-Петербург шәһәренә кү­че­неп, “Динамо-Нева”  кызлар командасы  барлыкка килә.  Әлеге команда өч ел рәттән үзенең иң көчлеләрдән икәнлеген раслый: спортчылар ел­ саен пьедесталның бер  баскычын үтеп,  иң югарыга   күтәреләләр: 2020-2021 елда бронза призерлар, 2021-2022 дә – көмеш, 2023-2024 сезонда беренчелекне алып, Кубок яулауга ирешәләр.

“Безнең быелгы  соңгы матч 10 апрельдә Красноярск шәһәренең “Бирюса” командасы белән булды.  Дүрт  җиңүгә ирешкәнче,  биш тапкыр уйнарга туры килде. Бу көн минем өчен изге Ураза гаетенә туры килеп, икеләтә бәйрәмгә әверелде. Командада Кукмара,  Актаныш районнарыннан,  Казаннан барысы  4 татар кызы уйный. Апрельдә уеннар төгәлләнде.  Май, июнь айларында командага ял бирелде. 15 июльдән яңа сезонга әзерлек, ягъни сборлар  башлана. Үзем бәләкәй генә буйлы булсам да, һөҗүмче булуым бик килешә. Чөнки  “кечкенә дә төш кенә” булуым тизлекне арттыруга, җитезлеккә зур ярдәм итә. Авырлыгы  15 килограммлы форманы ничек күтәреп йөрүемә дә аптырыйлар. Ә мин аның барлыгын да сизмим", –ди Алсу.

 Матчлар тукталып, сезон ябылса да, спортчылар  иркен сулап утырмый. Чөнки спортта аз гына тезгенне  бушатсаң да, яңадан  күп көч түгәргә туры килә. Организмны тонуста тотарга кирәк.  Хоккей кышкы спорт төре булса да, иң кыены җәй фасылына төшә.  "Чанаңны җәйдән әзерлә" дигән әйтем бу очракта да бик урынлы яңгырый.  Алсу бүген  дә һәр көнне спортзалда шөгыльләнә, аның  көндәлек графигы әле дә бик тыгыз.

  “Мин инде 20 елдан артык тимераякта. Бик күп  төбәкләрне күрдем. Күп кешеләр белән таныштым. Әгәр 12 яшемдә тәвәккәлләп зур шәһәргә чыгып китмәсәм, бүгенге тормышым шулай мавыктыргыч һәм кызыклы булыр идеме икән? Моның өчен әтиемә рәхмәтлемен. Кызганыч, ул 2016 елда вафат булды.  Әтием  сеңлем Айсылу белән икебезне   рульдә төннәрен йокламыйча төр­ле шәһәрләргә команда өчен уйнарга йөртте. Кайсы шәһәрдә уйнасам, шунда җанатарга  килеп җитә иде. Ухтада уйнаганда Екатеринбургка ка­дәр  килде.  Без гаиләдә өч кыз. Өчебез дә хоккейга гашыйкбыз. Сеңлем Айсылу  да нәкъ минем юл­дан атлады, аның белән өч ел  бер командада уйнадык. Ул хәзер сәламәтлеге сәбәпле про­фессиональ спортны туктатырга мәҗбүр булса да, хоккей яратучылар командасында уйнавын дәвам итә.  Россиядә профессиональләрдән тыш  шундый  50дән артык команда бар. Ул шулай ук хоккейда хөкемдарлык итә, хатын-кызлар лигасында спорт аналитигы  булып эшли. Айсылу да быел Сочида узган  матчта чемпион булып,  гаиләбезгә быел ике Кубок алу бәхете елмайды. Төпчегебез – 12 яшьлек Элеонора да хоккей белән мавыга. Хатын-кызның төп вазифасы – гаилә корып, балалар үстерү. Профессиональ спортта икесен бергә алып бару бик авыр. Киләчәктә мин үземне  бик бәхетле хатын итеп күрәм. Әлбәттә, спорт минем яшәү рәвешем, тугры юлдашым булачак”, – ди Алсу. 

Хоккейчы кыз буш вакытларында массаж ясау белән шөгыльләнә. Күнегүләрдәге киеренке халәтне ул массаж ясап, үз уйларына бирелеп чыгара, күңеленә шулай ял бирә. Санкт-Петербургта да, Сабада да аны көтеп торучы якын  кешеләре бар.   

Уңышка ирешү бер хәл,­ ә иң кыены – иреш елгәннәрне саклап калу. Бу бөтен  өлкәләргә дә кагыла. Алсу да моның шулай икәнлегенә мең кат инанган. “Уен бетте. Безне котлыйлар. Мәйдан шау килә. Иң кызыгы Кубокны күтәрү түгел, ә  күпме киеренке уеннар аша җиңүләргә барган юлны күңелдән үткәрү. Кубокны яулау бер­ эш,  аны саклап тору мең кат  кыенрак.  Яңадан шушы ук юлны үтәргә кирәк”, – ди Алсу Рәхимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев