Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кукмара иганәчеләре приют балаларына Яңа ел бүләкләре өләште

Күршеләрдән бәйрәм күчтәнәче

 

20 декабрь көнне “Яңа ел” программасы белән приютка Кукмарадан  иганәчеләр килде. Кунаклар балалар өчен күңелле конкурслар, ярышлар оештырдылар, уйнаттылар, биеттеләр. Балалар өчен иң дулкынландыргыч һәм көтеп алынган мизгел- Кыш бабай һәм Кар  кызы белән очрашу булды. 

Бергәләп Яңа ел җырларын җырладылар, алдан өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр. Иганәчеләр балаларга зур бүләкләр белән килгәннәр иде: телефоннар, планшетлар, очучы вертолетлар, курчаклар, уенчыклар тиз арада үз ияләрен тапты. “Тургай”лылар балаларга шундый бүләк ясаганнары өчен кукмаралыларга чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев