Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кулланучы буларак хокукларыгыз якланамы?

Роспотребнадзор эшчәнлегенең ак­туаль юнәлеше – гражданнар мө­рәҗәгатьләре белән эшләү. Бү­генге вәзгыятьтә кулланучы бу­ла­рак үз хокуклары яклануга мох­таҗлар арта бара.

Әйтик,  Рос­пот­ребнадзорның  Саба территориаль бүлегенә 2023 елның 9 аенда 37 мө­рәҗәгать килгән, бу узган елның шул ук чорына караганда 32,4  процентка күбрәк.

Гражданнар күтәргән  төп мәсьә­ләләргә ваклап сыйфатсыз товарлар сату, алар турында мәгълүмат булмау, читтән торып товарларны сату кагыйдәләрен бозу, торак-коммуналь хезмәтләрен  сыйфатсыз  күрсәтүләр керә. Мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре буенча барлык кулланучыларга законнар һәм гамәлләр алгоритмы, шул исәптән судка гариза  язу очраклары да  аңлатылды.  Идарә белгечләре судларда аларның хокукларын яклау максатларында 20 бәяләмә бирде. Кулланучылар файдасына кабул ителгән эшләр 70 процент тәшкил итте.

2023 елның 9 аенда идарә тарафыннан эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектлары өчен 218 профилактик чара уздырылды. Моннан тыш, идентификация чаралары белән мәҗбүри тамгаланырга тиешле товарлар әйләнешен мониторинглау эшләре башкарыла. Аларга сөт, тәмәке продукциясе, хушбуйлар, төрле кием-салым, урын-җир әйберләре, аяк киеме, фотокамералар, шиналар кертелгән. Шул максаттан   белгечләр тарафыннан 53 контроль чарасы үткәрелде, аның нәтиҗәләре буенча сатучыларга  таләпләрне үтәү кирәклеге турында  53 кисәтү белдерелде.

Идарә тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкка консультация бирү эше дәвам итә. 2023 елның 9 аенда 274 кеше аңлатма алды. Массакүләм мәгълүмат чараларында товарлар сатып алганда гражданнарның хокукларын аңлату максатында 37 материал  урнаштырылды.

Ландыш Хәбибуллина,

Роспотребнадзор идарәсенең Саба территориаль бүлеге җитәкчесе.

***

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев