Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күп балалы гаиләләргә депутат күчтәнәче

Безнең районнан Яңа ел бүләген 17 гаилә алды. Аларда барлыгы 92 бала тәрбияләнә.

Яңа  ел  алдыннан Балтач, Алабуга, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Балык Бистәсе, Саба районнарыннан, шулай ук Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарыннан 203 күп балалы гаилә бәйрәм табынына азык-төлек җыелмалары ала. Акциянең инициаторлары – Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон һәм “Синең файдаңа” хәйрия фонды. «Бу, мөгаен, безнең тормышның иң авыр елларының берсе булгандыр. Күпләргә ярдәм кирәк, ләкин балаларга – бигрәк тә. Шуңа күрә бәйрәмнәр алдыннан без биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче һәм матди кыенлыклар кичерүче гаиләләргә ярдәм итәргә телибез, — диде Илья Вольфсон. – Бу гаиләләрнең һәрберсе яңа елга кадәр Бәйрәм табынына азык-төлек җыелмасы алачак. Без алар өчен барлыгы өч тонна продукт әзерләдек. Безнең районнан Яңа  ел бүләген 17 гаилә  алды. Аларда  барлыгы 92 бала тәрбияләнә. Мәсәлән, Урта Саба  авылында яшәүче Хәйретдиновлар гаиләсендә 6 малай, 2  кыз үсеп  килә. Иң  кечкенәсе Иркәгә 2  яшь.  Балалар тәм-томнарны  шатланып  кабул иттеләр. Тенекидән 7 бала  үстерүче Гомәровлар гаиләсе дә шатлыклы  мизгелләр  кичерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев