Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күрмәүчеләр голбол уйный

14 март конне «Спорткомплекс»та сукырлар арасында голбол буенча РТ Чемпионатына сайлап алу максатында голбол буенча ярышлар узды.

  Ярышлар башланыр алдыннан катнашучыларны район инвалидлар җәмгыяте рәисе Әмин Миннигулов сәламләде, алга таба ярышларның баш хөкемдары Рәшит Кәримов катнашучыларны ярышларның гамәлдәге кагыйдәләре белән таныштырды. Шуннан соң голбол буенча ярышлар башланып китте. Уен тәмамланганнан соң катнашучылар призлар һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. 17 мартта Саба муниципаль районы командасы сукырлар арасында голбол буенча РТ Чемпионатында катнашу өчен Казан шәһәренә бара.

Голбол-күрү сәләтен югалткан кешеләр өчен команда спорты, анда атлетлар тупны аяклары белән типмичә  капкага ыргыталар яки әйләндерәләр. Ярышлар абсолют тынлыкта үткәрелә, чөнки җанатарлар, көчле тавышлар, тренерларның репликалары һәм хәтта стадионның гөрелтесе дә сукыр спортчыларга туп тавышы буенча ориентлашырга комачаулый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев