Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Күз яшьле көрәш: кечкенәләр елый-елый бил алышты

Бүген Саба спорт комплексында Су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр көне уңаеннан 2007-2008 , 2009-2010, 2011 елларда гуган һәм алардан яшьрәк үсмерләр, балалар арасында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган көрәш ярышлары үткәрелде.

   Бүген Саба  спорт комплексында Су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр көне уңаеннан 2007-2008 ,  2009-2010, 2011 елларда гуган һәм алардан  яшьрәк үсмерләр, балалар арасында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган  көрәш ярышлары үткәрелде.

Традициягә кергән чарага  Хәрби-Диңгез флоты ветераннары чакырылган иде.

Тантаналы ачылышта башкарма  комитет җитәкчесе  урынбасары Илнур Котдусов, Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары  Фәнис Закиров, ветераннар  советы рәисе  Альфред Габдрахманов  катнашты.

Казаннан,  Кукмара,  Арча, Мамадыш районнарыннан 142 көрәшче келәмгә чыкты. Барысы да матур көрәш күрсәтте, җиңүгә омтылды.

2011 елгылар  һәм алардан  яшьрәкләр:

23 кг. 1. Ризван Шиһиев (Арча). 2. Әскәр Кәнәфиев (Саба). 3. Реналь Мәсгутов (Саба).

25 кг. 1. Әмир Рәхимҗанов (Кукмара). 2. Рияз Хәмитов (Саба). 3. Ранил Фәрхетдинов (Мамадыш).   

29 кг. Илназ Гатиятов (Саба). 2. Раяз Шакиров (Арча). 3. Динар Заһидуллин (Икшермә).

32 кг. 1. Дилюс Хәйретдинов Югары Симет). 2. Равил Фатыйхов (Югары Симет). 3. Алмаз Гыймадиев (Кукмара).

 36 кг. 1. Әмир Әһлиуллин (Арча). 2. Азамат Гыйльфанов (Казан). 3. Инсаф Миңнегалиев (Саба).

43 кг. 1. Аяз Фзйзерахманов (Арча). 2. Ранил Хажиев (Сатыш). 3. Румил Фатыйхов (Югары Симет).

50 кг. 1. Самат Халитов (Казан). 2. Илназ Миңнуллин (Казан). 3. Нияз Хәкимуллин (Арча).

60 кг. 1. Динар Галиев (Казан). 2. Рәмис Канәфиев (Тимершык). 3. Тимур Джумаев (Икшермә).

 70 кг. 1. Ленар Егоров (Кукмара). 2. Илзат Нигъмәтуллин (Саба). 3. Жозурбек Мирзакасыймов (Арча).

2009-2010 елгылар:

50 кг. 1.Тимерхан Әхмәтов (Саба). 2. Булат Йомагулов (Саба). 3. Замир Хәсәншин (Саба).

55 кг. 1. Риназ Гарипов (Саба). 2. Ильяс Стипанов (Кукмара). 3. Рүзәл Сабирҗанов (Кукмара).

60 кг. 1. Йосыф Ибраһимов (Кукмара). 2.  Ранил Фәрхуллин (Сатыш). 3. Муса Хәмидуллин (Кукмара).

70 г. 1. Данил Галләмов (Арча). 2. Данияр Гарифуллин (Кукмара). 3. Камил Хәйдәров (Кукмара).

75 кг. 1 Камил Сәлахиев (Саба). 2. Илшат Сафиуллин (Кукмара). 3. Ранил Хәбибуллин (Арча).

75 кг.нан югары. 1. Илсаф Йосыпов (Арча). 2. Илшат Ибраһимов (Югары Симет). 3. Кәрим Фәттахов (Саба).  

2007-2008 елгылар арасында:

55 кг. 1. Иляс Габдрахманов (Саба). 2. Алексей Рассохин (Икшермә). 3. Шамил Миңнуллин (Югары Симет).

65 кг. 1. Рүзәл Фәйзерахманов (Арча). 2. Роман Романов  (Арча). 3. Ислам Хәмидуллин (Кукмара).

75 кг, 1. Ильяс Гыймадиев (Кукмара). 2. Булат Әхмәдуллин (Югары Симет). 3. Альмир Мөхәммәтҗанов (Арча).

Саба районы  командалары арасында урыннар  билгеләнде. 1. Саба. 2. Югары Симет. 3. Икшермә.

Иң  яшь көрәшче  Мансур Хуҗиәхмәтовка 6 яшь иде.  Булат Йомагуловка “Тамашачы мәхәббәте”,  Инсаф Әхмәдуллинга “Җиңүгә омтылган  өчен”, Йосыф Ибраһимовка “Иң  матур техник  алым”, Тимерхан Әхмәтовка “Иң гадел  көрәшче” призлары бирелде.

Җиңүчеләр һәм призерларны ветеран диңгезчеләр, ярышларны оештыруда башлап йөрүче

Фидаил Вакказов, флот ветераннары активистлары Рафаэль Ибраһимов, Мисбах Фазылов, Фәрит Хәйретдинов, Илнар Бәдыйков, Фәрит Шәйдуллов, Роберт Шәрифҗанов, Рушан Мәүлетов, Рамил Мостафин, Ирек Дәүләтов, Илгиз Солтангәрәев, Радик Сафин , Хәмит Габдерәкыйпов, район  яшьләр эшләре һәм  спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов  бүләкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев