Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Фазыловлар кыяр үстерә

“Эшкә 2015 ел башында гаилә белән 10 квадратлы агач теплица ясап тотынган идек. Иртә яздан яшел суган үстердек, аннары кыяр утырттык. Шөгыль ошап киткәч, тимер каркастан теплица эшләдек»

Инде 9нчы  елын йортларда-учреждениеләрдә апрель аенда  ук  яңа өлгергән тәмле кыяр исе  чыгаруга Шекше  авылындагы теплица хуҗасының да  зур өлеше  керә.

Яз кеше организмының  витаминнарга сусаган  чоры. Әле шәхси хуҗалыкларда рассадалар тәрәзә төпләрендә тишелеп кенә  килә. Ә Рәмис Фазылов  кыярны инде  сатуга  чыгара. Тансык яшелчәгә бу  вакытта  сорау  зур.

“Эшкә 2015  ел башында гаилә белән 10 квадратлы агач теплица ясап тотынган идек. Иртә  яздан яшел  суган  үстердек, аннары кыяр  утырттык. Шөгыль ошап киткәч, тимер каркастан теплица эшләдек,  хәзер аларның гомуми мәйданы  2500 квадрат метрга җитте. Чит  ил компаниясенең гибрид “Бьерн”  сортын үстерәбез. Аның товарлылык  сыйфатлары югары: бик тәмле, сусыл, кабыгында әчесе юк, бер зурлыкта гына  үсә. Моның  өчен тиешле шартлар бар. Үсентеләр  25 тонналы  чаннан килгән  су белән шланглар  ярдәмендә  сугарыла, теплицаның форточкалары автомат рәвештә күтәрелә.   “Россельхознадзор”дан   килеп, химия  кушылмаганлыкка, нитратларга тикшерү өчен анализ да алдылар. Экологик  чиста продукт  җитештерүебезгә уңай бәя  бирелде.  Быел яз иртә  килде һәм 20 апрельдән җыя башладык. Көн  саен 500-600  килограммны урнаштырып  барабыз. Вегетациянең пик  чорында уңыш  бер тоннага кадәр  җитәчәк”,– ди Рәмис.

Эшмәкәр хәзер кыярны Саба, Теләче, Кукмара, Балтач районнары кибетләренә чыгара. Күрше-тирәдә  конкурентлары юк дияргә  була. Товар сатылып бетә,   кире  кайтканы  юк. Халыкның  үз кыяры  өлгергәч,  Казан  базарларына күчәләр. Теплицада Иләбәр  авылыннан   килеп 5 хатын-кыз  эшли. Алар  инде яшелчә үстерү остасы булып беткән.

“Алтынчы ел иртә яздан  көзгә кадәр шушында  инде без. Ияләнеп беткәч,  авырлыгын   сизмибез. Рәмис бик  яхшы  кеше, без аннан канәгать”,– ди Гөлфия Әхмәтшина.

Алар хезмәте белән  теплица  ялт итеп тора, бер чүп  үләне   күрмәссең.

Шәхси эшмәкәр үзе дә башкаларга бирә алырлык тәҗрибә туплаган. Теплица  кордың да,  орлык чәчтең түгел. Шуңа  ул  башта зур булмаган парникларда эшләп  карарга  киңәш итә. Быел Рәмис  Фазылов  сортны да алыштырып карарга ниятләгән.  “Гавриш” компаниясенең быел гына чыккан “Стартап” сортын  утыртып  караганнар. Аның тамыр  системасы  әйбәтрәк формалаша һәм башка плюслары бар икән. Яшелчәчелек тармагында  кыярны грунтта үс­терү серләрен яхшы белгән  агрономнар киңәше белән  эшли.

Хәзергә теплица утын ягып җылытылгач, анда даими температура режимын тотуы  кыен.   Микроклимат сакланмагач, кыярны тагын да иртә утыртып  булмый. Шуңа   күрә  фермерның теплицага газ  китерү буенча  да соравы  бар. Рәмис  Фазылов  мәсьәләне хәл итүдә хөкүмәт булышлыгына   да  өметләнә. “Газ ягуга   күчсәк,  кыярны марттан  алып, ике әйләнештә үстерә алыр, яңа  теплица да төзер идек”,– дип  хыяллана. Әле эшен тагын да  җәелдерергә исәпләгән фермерның хыялы  чынга  ашуын телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев