Кыр эшләре көндәлеге
Районның аграр тармагында 2024 ел уңышына нигез салу тәмамланып, хәзер бөртекле-кузаклы культуралар мәйданнарын тәрбияләү эшләре бара.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 3 июньгә уҗым һәм сабан культуралары 5285 гектарда чүп үләннәренә каршы эшкәртелгән. Үсемлекләр тамырдан – 3945, яфрактан 4578 гектарда тукландырылган. Сабантуйлардан соң старт биреләчәк терлек азыгы әзерләү эшенә хуҗалыкларда 25 чапкыч һәм 27 комбайн белән керешәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев