Кызыл-Мишә мәдәният йортында узган «Моңнар кайтсын авылга» дип исемләнгән кичәдә төрле буын вәкилләре очрашты
Бу бәйрәм авылдашларны бергә туплады, күңелләргә кабат моң һәм илһам өстәде.
Әлеге чара гади бер концерт кына түгел, ә буыннарны берләштерүче, милли рухны яңартучы зур бәйрәмгә әверелде. Очрашуның иң дулкынландыргыч ягы — анда төрле буын вәкилләренең очрашуы иде. Сәхнә түрендә гомер буйе гармунын кулыннан төшермәгән, авылның барлык туй-бәйрәмнәрен бизәгән өлкән гармунчылар Илдар Яруллин, Миннислам Каримов, урта буын гармунчылары Ринат Әхмәтҗанов, Юныс Гиниятуллин урын алды. Аларның кулындагы гармуннар еллар узса да, үзенең моңын югалтмаган. Алар башкарган ретро көйләр тамашачыларны үткәннәргә, авылның яшьлек елларына алып кайткандай булды. Сәхнәгә Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар, Рамил Курамшин исемендәге баянчылар конкурслары лауреаты Данис Мөхәммадиев, Рәсәйкүләм «Милли хәзинә» конкурсы лауреаты Рәнис Сафиуллин, яшь гармунчыларыбыз Ландыш Галимова, Илдар Сабиров чыгуы күңелләрдә горурлык уятты. Кичәнең иң дулкынландыргыч мизгеле сәхнәгә иң яшь гармунчыларыбыз Рәмзил Шамилов һәм Азамат Нигамәтҗанов килеп чыккач булды. Алар өлкәннәрдән калышмыйча, оста итеп заманча һәм халык көйләрен уйнадылар.
Бу — безнең милли хәзинәбезнең югалмавын, яшьләр кулында яңа сулыш алуын күрсәтә. Алып баручылар һәр гармунчыга үзенчәлекле якын килү юлын таптылар. Гади генә таныштыру урынына, һәр артистка карата үткен телле шаржлар кулланулары тамашачының күңеленә хуш килде. Бу шаян тасвирламалар аша гармунчыларның тормыштагы урыны бик кызыклы итеп ачып бирелде. Юмор белән үрелеп барган мондый тәкъдим итүләр тамашачыда ихлас елмаю уятты. Кичә барышында гармунчылар арасында кызыклы истәлекләр барланды, җыр-бию туктап тормады.
Җырчылар Фәридә Мөбәрәкова, Рузалия Зарипова, Лүзия Гайнуллина, Чернышова Таңсылу, Дилә Фатхриева, Гөлнар Гарифуллина, Мәликә Гиниятуллина башкаруындагы гармун белән бәйле җырлар кичәгә ямь өстенә ямь өстәде. Биюче Зөһрә Закирова башкарган биюне тамашачылар көчле алкышларга күмде. Залда утыручы тамашачылар баянчы егет Данис Мухаммадиев алар янына төшеп моңлы көйләрен уйнап җибәргәч җырламый кала алмадылар. Гармун моңына кушылып берсеннән-берсе матур көйләр суздылар. Бу көнне чын мәгънәсендә мәдәният йорты моңга тулды. Авылларыбызда һәрчак шулай моң агылып торсын, мәдәният учагы сүнмәсен иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев