Ленур Биктимеров: «Ат елында атларның баш санын 70 башка арттырырга ниятлим»
Яңа 2026 елга аяк басарга санаулы гына көннәр калды. Райондашларыбыз күңелендә узып баручы 2025 ел нинди тәэсирләр калдырды? Гомумән, быелгы Яңа Ат елына нинди өметләр баглыйлар? Шулар турында сораштык.
Ленур Биктимеров, Тимершык авылы:
Һәрбер узган ел үзенчәлекле хатирәләре белән күңел түренә урнаша. Минем өчен быелгы ел бик тыгыз графиклы, ягъни эш күплеге белән истә калачак. Сау-сәламәт чагымда да бу кадәр күләмле эшләргә өлгерә алмый идем. Быел үземнең сольный программамны әзерләп, 4 октябрьдә Казан шәһәренең “Уникс” залында беренче концертымны куйдым. Еш кына сәнгать әһелләре концертлар сезонын авыл-районнардан башлый: мин киресенчә, башкаланы яуларга уйладым. Тамашачыларның зал тутырып килүләре, көчле алкышлары миңа канатлар куйгандай булды. Үземне беркайчан да җырчыга санамадым. Бары тик сәхнәгә, сәнгатькә гашыйк кешеләрнең берсемен. Октябрь аеннан башлап, 21 декабрьгә кадәр республиканың төрле авылларында барлыгы 63 концерт куйдык. Тамашачыларымнан алган җылы тәэсирләрдән көч-рух алып, тагын да зур хыяллар белән янып яшим. Киләсе елда Башкортостан якларына гастрольләр белән чыгарга уйлыйм. Шулай ук атлар үрчетү дә күңелемә якын, әлегә 15 атым бар. Киләсе Ат елында аларның баш санын 70 башка арттырырга ниятлим. Үземнең махсус ял итәр өчен булдырылган урынга да бераз үзгәрешләр кертергә, яңартырга планнарым бар. Кыскасы, илләр имин булсын да, хәерле еллар килеп, хыялларны чынга ашырырга насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев