Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Лесхоз бистәсендә яшәүче Миннехаҗәр Хакимованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Мишә авыл җирлеге башлыгы Азат Гатиятуллин котладылар һәм иң изге теләкләрен җиткерделәр.

  Миннехаҗәр Шарифулла кызы Хәкимова Кукмара районы Ошторма авылында дөньяга килгән. Башлангыч белемне туган авылында алган. Хезмәт юлын бик иртә башлый. Кыз бала өчен бик кулай булмаган төзелештә ике ел эшли. Әти-әнисенә ярдәм кирәк булгач, Кукмарага итек фабрикасына эшкә урнаша. Аннан хезмәт юлын Саба лесхозында дәвам итә һәм шуннан лаеклы ялга чыга. Тырыш хезмәте өчен күпсанлы Мактау грамотлары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

  Кыз әти-әнисенең уң кулы була. Эшен ялт иттереп, җиренә җиткереп эшләгәч, кайда да яраталар, кочак җәеп каршы алалар. Уңган кызны Мөнир Хакимов күреп ала һәм яшьләр кавышып та куялар. Бер-бер артлы өч кыз дөньяга килә, матур, үрнәк гаилә булып яшиләр. Ләкин дөньяның бер чите һәрчак китек була. Миннехаҗәр апага 45 яшендә толлык ачысын кичерергә туры килә, 1980 елда тормыш иптәше бакыйлыкка күчә. Өйдә аның ярдәменә мохтаҗ булган -иренең олы яшьтәге әнисе, апасы кала. Олылар кадер-хөрмәттә яши, ул үсеп килүче кызларына да өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәклеген аңлата,  моны үз тормышы үрнәгендә күрсәтә. Олылар гур иясе булгач, уңган Миннехаҗәрга сүз катып караучылар булгалый, ләкин тугрылыклы җанның кызларына үгилекне күрсәтәсе килми.

 Балалар әти-әниләре яныннан, туган якларыннан ерак тәгәрәмәгәннәр.  Кызларының үз вакытларында һөнәр алып, үз тиңнәрен табуларына ана кеше куанып бетә алмый. Тормышыннан канәгать булып, намазын укып, булганына шөкер итеп яши ул. Үсеп килүче 5 оныгына, 4 оныкчыгына, беренче чиратта сәламәтлек, тәүфыйк тели. Чөнки буыннар аша бирелгән сабак кына чынлап тәрбияли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев