Лесхоз картлар һәм өлкәннәр йортында популяр җырчы Гөлназ Асаева чыгыш ясады
26 октябрь көнне Лесхоз интернат-йортына Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Асаева һәм аның иҗат төркеме хәйрия концерты белән чыгыш ясадылар.
Җырчы өлкәннәргә үзенең иң матур һәм моңлы җырларын бүләк итте, концерттан соң тәрбияләнүчеләр белән фотоларга төште. Соңыннан картлар һәм инвалидлар йорты директоры Рөстәм Равилин иҗат коллективына социаль хезмәтләр алучылар исеменнән олы рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев