Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Лесхоз мәдәният йортында Республика көне уңаеннан үткәрелгән концертта төрле милләт биюләре башкарылды

26 августта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Сабабаш һәм Килдебәк авыл клублары белән берлектә оештырган концерт программасы үз ватанына мәхәббәт тәрбияләүгә, Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның тарихына, мәдәниятенә, теленә хөрмәт тәрбияләүгә багышланды.

Программада татар шагыйрьләренең туган ил турында җырлары, шигырьләре яңгырады. Алып баручылар республика шәһәрләре, күпмилләтле халык һәм Татарстанның Дәүләт символикасы турында сөйләделәр. Шулай ук «Шома бас» коллективы башкаруында төрле милләт биюләре тәкъдим ителде. Һәр чыгышны тамашачылар көчле итеп алкышладылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев