Лесхозда иң яхшы бильярд уйнаучыны ачыкладылар
Лесхоз мәдәният йортында Мишә авыл җирлеге башлыгы кубогына бильярд ярышлары төгәлләнде.
Инде берничә ел дәвамында бильярд уенын яратучылар бу уенда иң көчлене ачыклый. Бильярд спортының бистәдә бик популяр булуы сөендерә, уен барышында катнашучылар бер-берсе белән рәхәтләнеп аралаша, азарт белән очраша. Сентябрь аеннан бүгенге көнгә кадәр уенчылар арасында киеренке көрәш барды. Финал уеннары аеруча җанлы үтте. Турнирда Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов та катнашты. Беренче урынны 1 урын - Әхмәт Сафин, икенче урынны Эльмар Евдокимов, өченче урынны Илназ Вәлиев яулады. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев