Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Лотереяга чыккан «Москвич» һәм тайгак юлдан киткән Сәгыйдә турында

60 ел элек район газетасы ниләр язган?

Халык арасында

“Марс” колхозында агитаторлардан Мөзәккирә Нигъмәтуллина, Ольга Петрова, Раилә Әхмәтҗанова иптәшләр КПСС Үзәк  Комитетының сентябрь Пленумы карарларын киң халык  массасына беренчеләрдән булып аңлату эшләрен башкардылар. Алар үзләренең унйортлыкларында Пленум материалларын  укыйлар, әңгәмәләр уздыралар. Тырыш агитаторлар моның белән генә чикләнмиләр. Колхозчыларның эш урыннарында да аларны еш күрергә була. Мисал өчен, шушы  көннәрдә Нигъмәтуллина, Петрова иптәшләр бәрәңге алучылар белән шул  темага  кызыклы әңгәмә  үткәрделәр.

Һәр урында колхозчылар партиябезнең яңа чараларын хуплап каршы алдылар.

К.Зиннурова.

Бөтенебез дә  язылдык

Без, Лиза Чайкина исемендәге дружина пионерлары, колхозга бәрәңге алуда зур ярдәм иттек. Барлык отрядлар тырышып эшләделәр. 3 гектарда бәрәңге  алдык.

Газета-журналларны яратып укыйбыз. Газинур Гафиятуллин исемендәге IV отрядта киләсе  елда һәр пионерга бер-ике газета яки журнал  киләчәк.

Р. Хисамиева. Керәнне  сигезьеллык  мәктәбе.

Бәхетле билетлар

“Рассвет”  колхозы механизаторы  Александр Иванов 1964 елның 9нчы  чыгарылыш акча-әйбер лотереясына “Москвич” маркалы  җиңел  автомобиль отты. КПСС райкомы инструкторы Револь Раков та бәхетле билет алган.  Аңа  суыткыч  чыкты.

П.Трофимов.

Телефоннан  сөйләшү

Сабай һәм Олы Шыңар авылларын Мишә елгасы кисеп үтә. Сабай авылыннан Олы Шыңар сигезьеллык  мәктәбенә  йөреп  укучы 40 бала  көн саен аяк киемнәрен салып,  су  ерып чыгарга мәҗбүр булалар.  Тимершык  авыл Советы председателе  Гөлсем Әхметова һәм Олы Шыңар сигезьеллык мәктәбе директоры Габделбәр Шәфигуллин Мишә аркылы басма  салу турында  уйлап та карамыйлар.

Дөрес, бу хакта сөйләшмиләр түгел.  Менә тыңлап карагыз:

Әхметова (телефон аша). Алло, алло. Мәктәпме? Кем әле бу?

Җавап. Шәфигуллин.  Сезгә  кем  кирәк?

Әхметова. Исәнмесез, иптәш Шәфигуллин, Әхметова әле бу? Сезнең мәктәпкә барып  кайтырга  иде. Мишә аркылы ничек  чыгарга икән?

Шәфигуллин. Укучылар  көн саен  йөри бит. Аяк киемнәрен салалар  да,  чыгалар.

Әхметова.  Укучылар   чыгар  ла  ул. Аларның  яшь  чагы. Эшләр ничек бара  соң?

Шәфигуллин.  Яхшы. Ул-бу  юк әлегә.

Әхметова.  Ярый, барып  йөрмәм инде  алай булгач. Хушыгыз.

Шәфигуллин. Сәламәт  булыгыз..

Сөйләшү һәрвакыт шулай тәмамлана.

Р.Әхметшин.

Сәгыйдә тайгак юлда

Саба промкомбинатынңы Шәмәрдән тегү цехында эшләүче Сәгыйдә Әүхәдиеваның 6 баласы бар. Ләкин ул балаларын яхшылап тәрбияләми, үзе янына төрле яшүсмерләрне чакырып, эчүчелек белән шөгыльләнә. Нәтиҗәдә балаларга игътибар  көннән-көн кими. Алар ананың җылы карашына мохтаҗ. Уку яшендәге балалары дәресләрен юньләп әзерли алмыйлар. Чөнки өйдә һәрвакыт шау-шу була. 

Шушы көннәрдә Әүхәдиеваның тәртибе иптәшләр судында тикшерелде. Намусын югалткан Сәгыйдәгә промкомбинат клубында кискен тәнкыйть сүзләре яңгырады. Иптәшләр суды аңа каты  кисәтү  ясады. Әүхәдиева үзенең тайгак юлда булуын аңларга, кисәтүдән нәтиҗә ясарга тиеш.

 

Х.Хәбибуллин, иптәшләр  суды  председателе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев