Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Луиза Вәлмиева: «Район газетасын кулга алуга бар эшемне ташлап укырга керешәм»

Мәртен авылыннан Сабага мәрхүм ирем Зөфәр Вәлмиевка кияүгә килгәнемә 60 ел була. Үземнең шушы гомеремдә «Саба таңнары»на бер елны да язылмыйча калганым юк.

Май ае  бәйрәмнәргә һәм истәлекле даталарга бай ай. Шулар арасында без – массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре  өчен тагын да көтеп алынган,  үзенчәлеклесе – 19 май, матбугат көне. Аны 1998 елда Татарстан Дәүләт Советы гамәлгә куя. Бу дата  беренче татар газетасы “Нур” чыга башлаган көнгә туры китереп сайлана. Әлеге бәйрәм журналист, фотокорреспондент, редактор, блогер, нәширләр, полиграфистлар, басма матбугат таратучыларны берләштерә.  Без әлеге уңайдан  райондашларыбыздан бүген басма матбугатның роле, электрон технологияләр заманында газета-журналларның актуальлеге   белән кызыксындык.

Луиза Вәлмиева, Байлар Сабасы, лаеклы ялда:

 Мәртен авылыннан  Сабага  мәрхүм ирем Зөфәр Вәлмиевка кияүгә  килгәнемә  60 ел була. Үземнең  шушы гомеремдә «Саба таңнары»на  бер елны да язылмыйча калганым юк. Килгәнен көтеп торам, кулга алуга бар эшемне ташлап укырга керешәм. Иң башта дүртенче битеннән башлыйм. Саба яңалыгы да, белдерүе дә бар,  кемгә ничә яшь тулганлыгын да беләбез. Моннан биш ел элек район үзәгендә үткән абунәчеләр бәйрәмендә дә иң тугры язылучы буларак баш мөхәррир кулыннан бүләк тә алдым. Туган көнем уңаеннан  миңа шулай сюрприз ясадылар. Иң тугры укучыбыз, диюләре хак, башкаларына язылмый калганда да, «Саба таңнары»н калдырганым юк. Минем өчен ул һаман да «Җиңү байрагы» әле. Мин шуның белән яшим, кунак көткән кебек көтеп алам. Аллага шөкер, телефонымнан да  «Саба таңнары» сайтын   укып, карап барам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев