ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертиза һәм бәя кую идарәсе начальнигы Мәҗит Салихов Татар Икшермәсе мәчетендә авыз ачтыру мәҗлесе үткәрде.
Изге Рамазан аенда уздырылган бәйрәм ашына кайткан кунаклар һәм Татар Икшермәсе авыл халкы чакырылган иде. Мәҗлестә ТР Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та катнашты. Авыз ачкач, җәмәгать белән җыелышып ачык һавада ахшам намазы укыдылар. Кунаклар аралашып, вәгазь тыңлап, яңалыклар белән уртаклашып, табындагы сыйлар белән сыйланып, оештыручы Мәҗит Хаҗип улына рәхмәт әйтеп киттеләр.


Нет комментариев