Мәктәпне тәмамлауга 50 ел: Икшермә урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныфы Саба музеенда очрашты
Яшьлек елларын искә алып һәм күңел түрендәге иң кадерле хатирәләрне яңартып, Икшермә урта мәктәбенең 1976 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары кабат туган якларына кайтты. Алар мәктәпне тәмамлауларына 50 ел тулуга багышланган очрашуны Саба туган якны өйрәнү музееның бай экспозицияләре белән танышудан башлады.
Икшермә урта мәктәбен 1976 елда тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Сабабыз буйлап “Туган як тарихы һәм истәлекле урыннары” туристик маршруты буенча экскурсия оештырылды. Мәктәпне тәмамлауның 50 еллыгын алар Саба туган якны өйрәнү музее белән берлектә үткәрделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев