Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Марат Кәримов - башкарма комитет җитәкчесе итеп сайланды

22 октябрьдә район башлыгы Рәис Миңнеханов рәислегендә Саба муниципаль район Советы утырышы узды

  Район Советы утырышында башкарма комитет җитәкчесе вазифасын башкару өчен игълан ителгән конкурс нәтиҗәләре белән комиссия рәисе урынбасары  Альфред Габдрахманов  таныштырды. Аның чыгышыннан башкарма комитет җитәкчесе вазифасын башкаруга ике кандидат – Марат Рәшит улы Кәримов һәм Динар Каршига улы Маканов тәкъдим ителүе билгеле булды. Утырышны алып баручы Рәис Миңнеханов башкарма комитет җитәкчеләренә кандидатларның үзләре белән таныштыруларын сорады. Моңарчы башкарма комитет аппараты җитәкчесе һәм социаль  мәсьәләләр буенча район башлыгы урынбасары вазифасын башкарган Марат Кәримов үз чыгышында район өчен яңа кеше булмавын,  залда утырган җитәкчеләр белән  эш дәверендә теге яки бу мәсьәләләрне хәл итәргә туры килүен әйтеп узды.

“Абруйлы, киң карашлы җитәкчебез Рәис Миңнеханов тарафыннан юнәлешләр билгеләнгән, шуларга нигезләнеп куелган максатларга ирешү мөһим дип саныйм. Республика һәм Федераль программаларында актив катнашып, үзебезнең муниципаль берәмлектә вакытында тормышка ашыруны дәвам итү –төп бурычыбыз. Киңкырлы, җаваплы вазифада үземнең булган тәҗрибәмне кулланып хезмәт итәрмен дип ышандырам”, –диде үз чыгышында Марат Кәримов.   Икенче кандидат – Иштуган авылында туып-үскән Динар Маканов та хезмәт  эшчәнлеге белән таныштырып, районның үсеше алга баруын теләде. 

Чыгышлардан соң депутатлар  яшерен тавыш бирү юлы белән Марат Рәшит улын бертавыштан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайладылар. Санау комиссиясе  бишенче чакырылыш  муниципаль  район Советы утырышында катнашкан 36 депутатның да Марат Кәримов кандидатурасын раславын җиткергәч, зал алкышларга күмелде. Рәис Миңнеханов Марат Рәшит улын яңа вазифага сайлануы белән котлап, алдагы хезмәтендә  уңышлар теләде.  Марат Кәримов үз чиратында үзенә ышаныч белдерүләренә рәхмәт җиткереп,   зур җаваплылык йөкләнгән хезмәтендә аңлашып эшләргә чакырды. 

Утырышның икенче һәм өченче     көн тәртибе буенча муниципаль районда муниципаль вазифаларны даими нигездә биләүче затларны иминиятләштерү тәртибе һәм шартлары,  “Татарстан Республикасы  Саба муниципаль  районының балигъ  булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау  комиссиясе турындагы нигезләмәне раслау хакында”гы   2014 елның 9 апрелендә чыккан 245 номерлы карарының үз көчен югалтуын тану турындагы мәсьәләләр каралды. Сессия ахырында муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов оешма-предприятие җитәкчеләреннән, авыл җирлеге башлыкларыннан кышкы чорга әзерлеккә, янгын гидрантларының тәртиптә булуына  җитди карарга  һәм Яңа елга әзерлекне бүгеннән башларга, гомумән, һәр эшне вакытында үтәп барырга чакырды.

 Марат Рәшит улы Кәримов 1987 елда  Саба районының Байлар Сабасы авылында  туган. 2004 елда Саба гимназиясен алтын медальгә тәмамлый. 2004-2009 елларда А.Н Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетында белем ала. 2019 елда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясен тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген 2008 елда Казан шәһәрендә башлый. 2009–2013 елларда "Таттелеком"  ачык акционерлык җәмгыятендә инженер булып эшли.  2013-2015 елларда Саба муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге баш белгече. 2015–2025 елларда Саба муниципаль районы Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе вазифасын башкара. 2025 елның 22 октябреннән Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланды. Марат Кәримов һәрвакыт һөнәри үсешен, белем дәрәҗәсен күтәрү өстендә эшли. Өйләнгән, бер кызы бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев