Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Марат Әхмәтов Саба районына эшлекле сәфәр белән килде

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең беренче урынбасары Марат Әхмәтов Саба районында булды. Аны район башлыгы Рәис Миңнеханов каршы алды һәм озатып йөрде.

  Марат Әхмәтов иң элек “Олимп" паркында яшьләр белән очрашты. “Сез укучылармы, студентлармы, эшче  кызлармы? Сезнең  белән нинди телдә сөйләшергә?”– дип башлады ул. Нинди  һөнәргә  сайларга  әзерләнүләре белән  кызыксынды. Яшьләр татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссия рәисе алдында саф татар районына  кызыллык  китермәделәр. Әңгәмә татарча  барды. Лесхоздан   килгән егет әтисе кебек  төзүче  яисә энергетик булырга теләвен яшермәде. Яшьләрнең сорауларына җавап биреп, Марат Әхмәтов Бердәм  дәүләт имтиханнары  урынына элеккеге  гади  сынаулар бирү  мәсьәләсенә карата да  үз фикере белән  уртаклашты. “Син мәктәпне  тәмамлаганчы, шәт, ЕГЭне бетерерләр?”– диде  ул IX  сыйныфка барачак  кызга.  Шул  ук  вакытта биш  көнлек  уку атнасына күчүгә  каршы булуын  белдерде.

Аннары Марат Әхмәтов “Шәмәрдән-2” дә “Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” дәүләт программасы нигезендә төзелгән  йортта яши башлаган Захаровлар гаиләсендә булды, көнкүреш шартлары белән кызыксынды. Аларның әле яңа урынга  күчкәннәренә 10 гына  көн.   Совет Рәисе урынбасары  килгәнен ишетеп,  Захаровлар янына  якын-тирәдәге йортлардан  да яшь әти-әниләр  җыелды. Яңа барлыкка  килгән торак пункт халык телендә “80гә20” дип  йөртелгән программа буенча  салынган 11 йорт хисабына тагын  да  зурайган. Әмма аларда әлегә интернет юк. Марат Әхмәтов белән очрашуда  катнашучылар шушы проблеманы  хәл итүне сорадылар. Соңыннан  Марат Әхмәтов “Балкыш”  тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр янында  булды,  гозерләрен тыңлап, хәл итү юлларын эзләнәчәге турында белдерде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев