Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Махсус хәрби операция зонасында икәнен гаиләсе дә белмәгән

Каһарманнар нәселе дәвамчысын батырлыгы өчен медальләр көтә

 

 Олыяз  авылында туган Идеал Дәү­ләтшин контракт белән  махсус  хәрби операция  зонасында  2022 елдан бирле хезмәт итә. Бу  көннәрдә  ул  ике  айлык  ялда. Алган  яраларыннан тәмам дәвалану,  тернәкләнү өчен шулкадәр  вакыт  кирәк.  Бәлки әле  күбрәк тә.

   Аның кайдалыгын башта  өй­дә­геләр дә белми.  Идеал үзе  шулай  теләгән. “Яңа  төбәкләрне Россия сос­тавына  кертү өчен үткәрелгән ре­ферендумнар  алдыннан Донбасста  сак  хезмәтендә   идем. Әнигә дә, тормыш иптәшемә  дә әйтмәдем. Авылдагылар белде, әмма серне  чишмәгәннәр.  Аннан  соң  кайттым да, хезмәткә Мәскәү аша киттем. Өйдәгеләр белмәсеннәр өчен ягъни. Көньяк  округка,  чечен  частена барып эләктем. Работино  янында  идек. Кан басымы  уйный иде. Снаряд ташырсың, диделәр, әмма штурмга җибәрделәр. Яраландым.  Җәрәхәтләр төзәлгәч,  минер  итеп  куйдылар. Бер  километрдан  артык алга барырга, кире  кайтырга  кирәк. Ике минаның  авырлыгы 25  килограмм,  бронежилет, каскалар белән  60  килограммнан  артып  китәсең. Минем гәүдә дә бар бит. Җиңел түгел. Бервакыт пехотага  каршы миналанган  басуга танк шартлата торган  миналар  куярга команда булды. Менә шунда өченче тапкыр  яраландым. Монысы  катырак булды, тәнгә  әллә 11, әллә 12  ярчык  кергән. Феодосия госпиталендә дәваландым. Хәзер отпуск бирделәр. Срогым  тулгач, мин үзебезнең Чечен Республикасында дислокацияләнгән   частьта булырга тиеш”,– дип  сөйләде  Идеал.

 

 Ул хәрби операцияне фантастик  киноларда сурәтләнгән сугыш белән  чагыштыра. Баш  очында дроннар, квадрокоптерлар әйләнә, ракеталар сызгырып үтә. Ул әле Олыязга кайткач та, ияләнгән гадәт буенча һавага  карап  йөри. Башта куркасың,  аннары ияләнәсең икән. Әлбәттә, югалтуларсыз гы­на булмый. Әмма алар һәр хез­мәттәшләре өчен көрәшәләр, бер-берсен коткаралар.

Идеал курку белмәс ка­һар­маннар нәселеннән. Олыяз авы­лыннан Сәхипҗамал һәм  Дәү­ләт­ша гаиләсеннән фронтка алар­ның 6  улы  киткән. Шуларның  би­ше­­се  – 1903  елгы  Әхмәтҗан, 1905  елда туган Нигъмәтҗан, шулай ук Габделхәй, Арслангали, Фәрхетдин яу кырында  ятып  калган яки  хәбәрсез  югалган.  “Хәтер китабы”нда Габделхәйнең генә һәлак булган урыны билгеле (Калуга өлкәсе, Износки районы, Степанчики авылы).  Андый  хәсрәт кичергәннәр районда юктыр дип беләм.  Без Муса  Җәлилнең “Өч баламны, очар кош итеп, мин очырдым иркен далага” дигән юллар белән башланган “Ана бәйрәме” шигырен дә күз яшьләрсез  укый алмыйбыз. Ә монда, уйлап карагыз, биш бала! Ватан азатлыгы хакына изге  яуда биш улын югалткан Сәхипҗамал апага һәйкәл  салырлык. Олыязда  аны  хәзер өлкәннәр генә хәтерли.

“Ул минем әни Шәмсеҗамалның әнисе була. Йомшак  кына   сөйләшә торган  карчык  иде. Сугышта  калган балаларын  еш  сагынып  искә  алды. Улы Нургали   әбине  җитәкләп  өстәл  янына  алып  килеп  утырта  иде.  Бигрәк тә оныгы Муллагалине  яратты. Аның мәктәптән кайтканын, әнә  улым да  күренде, дип  тәрәзәдән  карап  көтеп  алыр иде. 1964 елда  вафат  булды”, – ди Герой-ана турында  Хәлимә апа Газизуллина.  

Сугыштан аның 1917 елда  туган улы Нургали  Дәүләтшин гына исән кайта. Нәкъ Муса Җәлилнең “Ана бәйрәме” шигырендәгечә килеп  чыга: “Сиңа улың – синең актыгың, алып кайтты алмаз кылычында Ил саулыгын, җиңү шатлыгын”. Нургали Дәүләтша улы Украина фронтында сугыша. Авыр яралангач, тылга озатыла. Батырлыгы өчен Ватан  сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә. Олыязда ферма, ындыр табагы мөдирләре булып эшли. 2001 елда 84  яшендә вафат була.

«Ватанны сөю – диннең бер өлеше», диелә пәйгамбәребез (с. г. в.) хә­дисендә. Бу  гыйбарәгә караш  Дәүләтшиннар нәселендә буыннан-буынга дәвам итә. Нургали  абыйның  олы  улы Муллагали – хәрби кеше. 1968  елда  Чехословакия вакыйгаларында  катнашкан.

“Дәүләтшиннар Ватан сагында торганнар  һәм торачаклар”,– диде  ул эчке горурлык белән. Аның кызы   Марина  да ракета гаскәрләрендә  хезмәт иткән.  Нургали оныгы Идеал турында яздык инде.   “Украинада  икәнен безгә әйтмәде  шул. Яралангач  кына авылда белгәннәр. Тәнендәге  ярчыкларын нишләп чүпләмиләрдер.  Инде исән-сау гына булсын  инде, балакаем”, – ди  күз  яшьләре белән әнисе Рәмзия ханым. 

Илне саклар өчен теләсә кайсы вакытта  да  авыр сынауга  бара алган ул үстергән анага сабырлык телик

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев