Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Махсус хәрби операциядә вафат булган райондашыбыз Данил Гыйльметдинов белән хушлаштылар

Туганнарының авыр кайгысын уртаклашырга район башлыгы Рәис Миңнеханов, Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, хәрби комиссар Фәнис Закиров килде, авыл имамы Дамир хәзрәт Газизов Коръән сүрәләре укып, мәрхүмнең рухына дога кылды.

 1991 елгы Данил Дамир улы махсус хәрби операция зонасына мобилизация барышында китә. 1 июнь көнне Украина җирендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Өйләнмәгән, әти-әнисе Дамир Миннехуҗа улы һәм Гөлсинә Фоат кызы Шәмәрдәндә яшиләр. Мәрхүмнең җәсәде 6 июль көнне Шәмәрдән авылы зиратында гүргә иңдерелде.

 Ватаны өчен гомерен кызганмаган батыр якташыбызның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

7

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев