Медаль булып кайтты батырлык
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә сугыш һәм тыл ветераннары “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә – 75 ел“ юбилей медальләре белән бүләкләнә. Бу көннәрдә районыбызның 309 Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветеранына истәлек медальләре һәм район башлыгының махсус күчтәнәчләре тапшырылды
Ветераннарыбызны хөрмәтләү әле дәвам итә. Узган җомгада Иске Икшермә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Камил Якупов та (фотода) әлеге медальне һәм район башлыгы Рәис Миңнеханов, авыл җирлеге башлыгының бүләкләрен үзенә 94 яшь тулган көнне кабул итеп алды. Фронт юлын барласак, Камил Якуповны алты ай Суслонгерда хәрби әзерлекләр узгач, 1944 елның маенда Смоленск өлкәсенә җибәрәләр. 2 Белоруссия фронтының 307нче Новозыбковская дивизиясе составында хезмәт итә. 1944 ел азагында Польшаның Данциг, Лонжа шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Элемтәче һөнәрен үзләштереп, Данциг шәһәре өчен барган аяусыз бәрелешләрдә элемтә линияләрен ялгауда ул аеруча зур батырлык үрнәге күрсәтә. Әлеге фидакарьлеге өчен Камил Якупов «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнә. 1945 елның март ахырында Одер, Днепр елгаларын көймәләр белән кичеп, Көнчыгыш Пруссияне азат итүдә катнашалар. Кискен бәрелешләрнең берсендә аның гәүдәсен немец полясы үтәли тишеп чыгып, 1ай госпитальдә дәвалана. Яңадан сафка басып, явыз фашистларга каршы көрәшкә ыргыла. Бер беларус авылын немецлардан азат итүдә күрсәткән батырлыгы өчен “Ватан сугышы“ ордены белән бүләкләнә. «Мин сугышка 1943 елда китеп, 1950 елның көзендә генә кайттым. Сугышта күргәннәр бүген дә төшләргә кереп бимазалый. 75 ел үтсә дә, күз алдында тора, бары да хәтердә. Иптәшем Флюра белән 63 ел гомер кичерәбез, өч бала үстердек. Әкренгә өй эчендә йөреп торабыз, балаларыбыз ярдәменә таянып гомер кичерәбез. Район җитәкчелеге дә бик хөрмәтли, хастаханәдән дә килеп, сәламәтлегебезне тикшерәләр. Аларга да бик зур рәхмәт. Илләр тыныч булсын, башка сугышлар күрергә язмасын», - ди утны-суны кичкән ветеран. Ул көнне башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов Иске Икшермә авыл җирлегендә яшәүче 17 тыл ветераны белән бергә, тагын бер Бөек Ватан сугышы ветераны – Нурислам Фәрхуллинга да район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев