Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Миңгәр авылында яшәүче Бибишәмсүнә Вәгыйзовага районыбыз башлыгы Россия Президенты котлавын җиткерде

Бүген Миңгәр авылында яшәүче Бибишәмсүнә Вагыйз кызы Вәгыйзова (Миннахмәтова) 95 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын алды. Юбилярны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова һәм Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев тәбрикләде.

 

Бибишәмсүнә Вагыйз кызы  1928 елның 31 мартында Тимершык авылында колхозчы Вәгыйз һәм Сафура гаиләсендә  4 нче бала булып дөньяга килә. 1936 елда  Тимершык  сигезьеллык  мәктәбенә  1 нче класска укырга керә, 4 класс белем ала. Сугыш елларында 1944 елда Үрнәк совхозында укый,  сугыш чорында көче җиткәнчә төрле эшләрдә катнаша: урак ура, ат җигә. Җиңүне шунда каршылый. Сугыш беткәч 2 ел комбайн ярдәмчесе була, төрле эшләрдә эшли.

Бибишәмсүнә  апалар  гаиләдә 5 бала үсәләр. Ул  Миңгәр авылының   Мидхәт исемле егете  белән танышып, 1951 елда кияүгә чыга.   Бергә 59 ел гомер кичерәләр, 5 балалары туа, ләкин икесе үлә. Бүгенге көндә 3 баласы Гүзәлия, Җәүдәт, Флүзә исән-саулар.

  Бибишәмсүнә апа 55 яшендә колхозда төрле эшләрдә эшләп лаеклы ялга чыга.  Тырышып эшләгән хезмәтләре өчен “ Хезмәт ветераны”,  Бөек Җиңүнең юбилей медальләренә ия була. 2010 елда тормыш иптәше Мидхәт абый вафат була. Бүгенге көндә 5 оныгы, 14 оныкчыгы бар.  Бибишәмсүнә апа балаларының, оныкларының ярдәмен тоеп Миңгәр авылында гомер кичерә.     

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев