31 март 2023 яңалыклары
-
Миңгәр авылында яшәүче Бибишәмсүнә Вәгыйзовага районыбыз башлыгы Россия Президенты котлавын җиткерде
Бүген Миңгәр авылында яшәүче Бибишәмсүнә Вагыйз кызы Вәгыйзова (Миннахмәтова) 95 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын алды. Юбилярны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова һәм Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев тәбрикләде.
-
Түбән Утар инкубаторы тәүге тапкыр 20 мең баш күркә чебие чыгарды
Гыйнвар аенда Түбән Утар авылында «Бранко-Рус» җәмгыяте тарафыннан Россия күләмендә иң зур күркә инкубаторы ачылуы, биредә җитештерелгән чебешләрнең дөнья буйлап таралачагы турында хәбәр иткән идек. 29 март инкубатор эшчәнлегендә истәлекле дата буларак теркәлде: биредә тәүге тапкыр 20000 баш күркә чебие чыгып, республиканың эре кошчылык фабрикаларына озатылды.
-
Сабада гаилә белән шахмат уйныйлар
«Саба-Арена»да шахмат буенча «Буыннар элемтәсе» турниры үткәрелде.
-
Сабада узган «ӘйдәШаяРТ» КВН лигасының зона этабында Саба егетләре җиңде
Әлеге уеннар «Мөмкинлекләр дөньясы» проекты кысаларында уза