Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Түбән Утар инкубаторы тәүге тапкыр 20 мең баш күркә чебие чыгарды

Гыйнвар аенда Түбән Утар авылында «Бранко-Рус» җәмгыяте тарафыннан Россия күләмендә иң зур күркә инкубаторы ачылуы, биредә җитештерелгән чебешләрнең дөнья буйлап таралачагы турында хәбәр иткән идек. 29 март инкубатор эшчәнлегендә истәлекле дата буларак теркәлде: биредә тәүге тапкыр 20000 баш күркә чебие чыгып, республиканың эре кошчылык фабрикаларына озатылды.

 

  

"Бүген безнең өчен зур вакыйга, шатлыклы көн: Сабада беренче тапкыр күркә чебиләре  чыкты.  Алар  ана,  ата чебешләргә аерылды.  Әлеге эшне Тамбовтан килгән махсус белгечләр башкарды. Күз тимәсен, чебешләр  барысы да бик тере, аталары аналарга караганда ике тапкырга эрерәк. Алар Россиядә җитештерелгәннәреннән аермалы буларак, 25-28 килограмм авырлыкка кадәр үсәчәк. Сары йомгаклар бездән киткәч тә  яңа хуҗаларын сөендерерләр дип уйлыйбыз", – диде инкубатор технологы Елена Игънатьева.

Заманча җайланмалар белән җиһазланган инкубатор бер айга 112 мең күркә чебие чыгарырга сәләтле. Йомыркалар Словакиядән кайтартыла. Февраль ахырында кайткан йомыркалар 24 көн дәвамында  инкубация өчен шкафларда сакланып, аннан дүрт көнгә чебешләр чыгару өчен махсус шкафларга күчерелгәннәр.Чебешләрне җитештерүдә иң югары технологияләр кулланыла. Махсус программа  нигезендә күркәләр өчен таләп ителгән җылылык режимы саклана.

"Чит илдән кайткан югары сыйфатлы йомыркаларны иң элек тынычланырга 15 градуска суыткычка куябыз. Инкубация чорында 37 градуста сакланалар. Чыккан  чебешләргә 36 градус җылылык таләп ителә. Күркә бик нәзберек, җылыкны ярата торган кош. Шуңа да бөтен таләпләр югары дәрәҗәдә үтәлергә тиеш", – ди инкубаторның ветеринария табибы Рамил Азизов. 

Күркә итенә сорау зур булганлыгы билгеле: чөнки һәркемгә чиста экологик продукт кирәк.

«Дөнья күләмендә билгеле инвесторның безнең районыбызда  эшчәнлеген җәелдерүе зур вакыйга. Шул ук вакытта  республиканың югары сыйфатлы күркә ите белән тәэмин ителүе Татарстан икътисадына да зур йогынты ясый. Әлеге проектны тормышка ашыруда «Бранко-Рус» компаниясенең кураторы Дмитрий Коровинның  өлеше зур», –ди башкарма комитет җитәкчесенең инвестицияләр үсеше һәм эшмәкәрлеккә булышлык итү буенча урынбасары Илнур Котдусов.

Дмитрий Коровин, проект кураторы: «Бүгенге җитештергән продукциябезнең беренчесен   озатабыз.  Мин  биредә тупланган командадан һәм беренче продукциядән  канәгать. Югары сыйфатлы күркәләр җитештерә алдык. Әлегә эшчәнлегебезнең башлангыч чор гына. Продукциянең күләмен арттыру төп бурычларыбызның берсе. Без быел  1миллион 300 мең күркә чебие чыгаруны план итеп алдык.  Алдагы елларда өстәмә җиһазлар  булдырып, продукцияне  2,5 миллионга кадәр җиткерүне күздә тотабыз. Шулай ук алга таба махсус фермалар  булдырып, күркә чебиләрен үстереп   шәхси затларга сатуны да оештыруны планлаштырабыз. Әлегә безнең кулланучылар базары булып Татарстан, Свердловск өлкәсе һәм Удмуртия тора.

  Кыскача: Күркә иң файдалы  итләрнең берсе булуы билгеле. Анда аксым бик күп, шул сәбәпле күркә ите  югары энергияле ризык санала.  Холестерины бик аз. Фосфорга бик бай. Әлеге элемент баш мие эшчәнлегенә уңай тәэсир итә, сөяк тукымасы барлыкка килүдә мөһим роль уйный. Күркә ите РР витаминнары чыганагы.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев