Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Миңгәр авылында яшәүче Җиһангир Гыйлемшинны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев тәбрикләп, иң изге теләкләрен җиткерделәр

  Җиһангир Гыйлемша улы Гыйлемшин Миңгәр авылында Хаҗәр һәм Гыйлемша Мөбарәкшиннар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә.

  Башлангыч сыйныфта белем алганнан соң, укуын күрше Тимершык мәктәбендә дәвам итә. 7 нче сыйныфны тәмамлагач, колхозда ат көтүе көтә. 1952 нче елда яшьли әтисез кала.1954 елда армия сафларына алына һәм 1957 елга кадәр Германияда хезмәт итә. Кайткач, колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя, бригадир булып эшли, йөк машиналарын йөртә. Соңгы елларда колхоз председателе шоферы булып эшләп, лаеклы ялга чыга. 1964 елда Миңгәр авылы кызы Мәфрүзә Мөхәммәтсабир кызы белән гаилә корып яши башлыйлар, бер кыз һәм ике ул устерәләр. Өч балалары да уз гаиләләре белән яшиләр. Җиһангир Гыйлемша улы тормыш иптәше белән 39 ел бергә гомер итәләр, ул 2003  елда вафат була.  Кызлары Гөләмзә Яр Чаллы шәһәрендә яши. Ике баласы, дүрт оныгы бар. Хәзәрге вакытта лаеклы ялда. Уллары Альберт Казан шәһәрендә эшләп, тормыш иптәше һәм ике кызы белән яши. Кече уллары Рамис Миңгәр авылында төпләнеп калып, тормыш иптәше белән өч кыз тәрбияләп устерәләр.

 Бүгенге көндә Җиһангир абый төп йортта кече улы Рамис, килене Лилия тәрбиясендә оныклары белән бергә үрнәк, тату гаилә булып гомер кичерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев